news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренең 105 еллыгы билгеләп үтелә

Бу уңайдан төрле чаралар уздыру планлаштырыла

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең “Исемдә калганнар” автобиографик повесты язылуга 105 ел тулу уңаеннан “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә.

Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана. Ә 12 ноябрьдә “Исемдә калганнар” исеме белән ул “Үрнәк” матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелә. Китап 4000 данә тираж белән басыла. Нәкъ шушы басма шагыйрьнең әдәби музее экспозициясендә урын алган.

Айлык дәвамында музей үз тамашачыларын төрле чараларга чакыра. “Исемдә калганнар”ны укыйбыз” исеме астында әсәрне дүрт телдә – татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә уку оештырыла, шул ук исемдә дәрес уздыру да планлаштырыла. Музейга килүчеләрнең күп кенә талантлы рәссамнарның шагыйрь балачагын чагылдырган сынлы сәнгать әсәрләре белән дә танышу мөмкинлеге бар.

Айлык 12 ноябрьдә “Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестен өйрәнгәндә музей чараларын куллану” дип исемләнгән түгәрәк өстәл белән тәмамлана. Биредә укытучылар Г.Тукай иҗатын өйрәнгәндә нинди музей чараларын кулланулары, музей педагогикасы аша балаларның белемнәрен тирәнәйтүләре һәм музей экспозициясе ярдәмендә укучыларда әдәби зәвык һәм әхлак тәрбияләүләре турында фикер алышачак. Айлыкта актив катнашучы укучыларны һәм укытучыларны истәлекле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100