news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукайның әдәби музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

Татарстан Милли музеенда “Тукайның соңгы декабре” дигән очрашу вакытында яңа экспозициягә белоруслар да экспонатлар тапшырды.

Г.Тукайның әдәби музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә
Александр Эшкинин

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукайның әдәби музее урнашкан Шамил йорты бинасында төзекләндерү эшләренең соңгы этабы башланды. Бу хакта бүген Татарстан Милли музеенда булып узган “Тукайның соңгы декабре” дип аталган чарада Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Бүген Г.Тукайның әдәби музее Татарстан Милли музеенда “Тукайның соңгы декабре” дигән чара оештырды. Биредә Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, Г.Тукайның әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова, Белоруссиянең Россиядәге илчелеге Казан бүлеге вәкилләре, Янка-Купала музее җитәкчесе Римма Абызова, Г.Камал исемендәге театрдан да артистлар делегациясе килгән иде. Алар “Тукай үзәге”нә үз бүләкләрен тапшырды.

“Казанның Шамил йорты дип аталган бинада, ягъни Г.Тукай әдәби музеенда соңгы ремонт эшләре алып барыла, - ди Гүзәл Төхвәтова. – 2018 елда Г.Тукайның иҗатына һәм тормышына багышланган яңа экспозиция төзи башлыйбыз. Яңа экспозиция концепциясе буенча биредә “Тукай үзәге” дә оештырыла. Биредә шагыйрьгә нисбәтле электрон материаллар тупланачак һәм Тукайның төрле елларда, төрле телләрдә, төрле илләрдә нәшер ителгән китаплары җыела. Анда без бөек шәхесләребез; язучылар, артистлар, рәссамнар һәм дәүләт эшлеклеләре, укытучыларны һ.б. өстәл китабы булган Тукай китапларын танытачакбыз”.

Белоруссия белән татар поэзиясе арасында җылы мөнәсәбәтләр саклана. Белоруссиянең Россиядәге илчеге Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев Тукайның белоруслар өчен дә якын шәхес икәнен сөйләп узды. Үзәккә Г.Тукайның энциклопедиясен һәм белорус әдибе, тарихи детектив жанры остасы Владимир Короткевичның өч телдә нәшер ителгән китабын бүләк итте.

Белоруссиянең Татарстандагы шәрәфле консулы, ТР Җәмәгать палатасының икътисади үсеш мәсьәләләре буенча әгъзасы Сергей Маруденко да татар шагыйренә нисбәтле истәлекләрен сөйләп узды. Белорус Сергей Маруденко Казанда 45 ел яши. “Заманында Милли музейның элеккеге директоры Муханов миңа Тукай китабын бүләк иткән иде, - ди Сергей Маруденко. – Безнең завод Тукай һәйкәлләрен бик күп койдырды. Тукайга багышланган проектларда еш катнашып киләбез. Без әзерләгән һәйкәлләр Казанда гына түгел, чит өлкәләрдә, чит илләрдә дә куелды инде. Соңгысын менә Сахалинга җибәрдек. Тукай иҗаты миңа да якын, аның “Исемдә калганнар” әсәрен тетрәнмичә укып та булмый бит. Казан базарында :”Асрамага бала бирәм, кем ала”, дигән өлешләрен укыганда, нәни Апуш күз алдына килеп баса. Һәйкәлләрне койдырганда, бу сүзләр һәрвакыт колагымда яңгырый сыман”.

Россиядә бердәнбер белорус язучысы мирасын саклаучы Татарстандагы Янка-Купала музей директоры Римма Абызова да “Тукай үзәге”нә әдипнең төрле елларда дөнья күргән китапларын бүләк итте.

Г.Камал исемендәге театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова, артистлар Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов та музей карамагына үзләрендә сакланган кадерле ядкарьләр бүләк итте. “Камал театры артистларының һәрберсендә Тукай китабы саклана, - ди Луара Шакирҗанова. - Бүген мин үзәккә СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловта озак еллар сакланган Г.Тукай китабын алып килдем. Музей күркәм һәм кирәкле проект башлап җибәргән, киләчәктә дә дәвамлы булсын. Безнең коллективта әле мондый истәлекле китаплар бар дип уйлыйм”. Л. Шакирҗанова Г.Тукай лауреаты Лена Шакирҗановада архивын тулыландырып торган Тукай китабын да Гүзәл Төхвәтовага тапшырды. Әзһәр абый шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән китап-альбом һәм артист Наилә Гәрәеваның китапханәсендәге ядкарьләрне дә музей карамагына бирде. Илдус ага Әхмәтҗанов озак еллар Тукай шигырьләрен яттан өйрәнгән кадерле китапны һәм залга утыручылар каршында әдипнең әсәрләрен яңгыратты.

1912 елның декабрь аенда Тукайның тормышы һәм иҗатында бик зур үзгәрешләр башлана. 10 декабрьдә “Кояш” газетасы нәшер ителә башлый. Әлеге басмада шагыйрьнең бик күп әсәре басыла. “Кояш” газетасында ул 40 сум хезмәт хакына язучы итеп эшкә алына. 1912 елның 15 декабрендә исә, “Аң” журналы чыга башлый. “Аң” журналының исемен дә Г.Тукай уйлап таба. Биредә аның “Аң” шигыре басылып чыга. Татарстан Милли музее фондларында “Аң” журналы саклана. Тукай музееның яңа экспозициясендә әлеге кадерле экспонат урын алачак. 1012 елда Г.Тукайның үзе исән чакта соңгы нәшер ителгән “Җан азыклары” китабы 1912 елның 30 декабрендә 5 мең тираж белән басылып чыга. Биредә шагыйрьнең 1911-1912 елларда язылган әсәрләре кергән”.

Әлеге китапны Татарстан Милли музей фондларына 1978 елда галим Әнвәр Хәйри тапшырган. Гүзәл Төхвәтова сүзләренә караганда, “Тукай үзәге”нә төрле илләрдән китаплар туплана башлаган. Хәзерге вакытта биредә йөздән артык ядкарь кабыл ителгән. Алар арасында китаплар, альбом, энциклопедияләр, аудио-видео язмалар бар. Киләчәктә әлеге экспонатлар барысында экспозициядә урын алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100