news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукай музеенда “Тукай үзәге” эшли башлый

Биредә электрон җиһазлар ярдәмендә Тукай исеме белән бәйле күптөрле мәгълүмат алып булачак.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 28 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге әдәби музейда “Тукай үзәге” ачылачак. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

“Габдулла Тукайның Казандагы музее (Тукай урамы, 74 йорт) үзгәрешләр кичерә. Биредә зур ремонт эшләре бара, - ди Руфия Мөхетдинова. - Яңартылган музейда “Тукай үзәге” эшли башлый. Биредә электрон җиһазлар аркылы Тукай исеме белән бәйле күп төрле мәгълүмат алып була. Биредә шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак. Шулай ук Тукайның тормышы, иҗаты, әйләнә-тирә мохите турындагы китаплар да тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан музейда “Музейга китап бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде. Бу акциягә Габдулла Тукай иҗатын хөрмәт иткән киң җәмәгатьчелек бик теләп кушылды”.

Исегезгә төшереп узабыз, 28 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә бүләк итү акциясендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм “Казан утлары” журналы катнашачак. Алар музейда төзекләндерү эшләре белән танышачак һәм үзләрен тормышка һәм хезмәткә рухландырган Тукайга кагылышлы язма мирасны шагыйрьнең музеена бүләк итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100