news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Г.Тукай музеенда Җиңү бәйрәменә багышланган кичә узачак
14 май көнне 14 сәгатьтә Г.Тукайның әдәби музеенда “Җиңү көне җиңел бирелмәде...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). 14 май көнне 14 сәгатьтә Г.Тукайның әдәби музеенда “Җиңү көне җиңел бирелмәде...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Ул Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысасында уза.
1418 көн вә төн барган дәһшәтле сугыш беркемне дә чикләп узмады. Бөтен ил халкы бердәмләшеп дошманга каршы күтәрелде. Татарлар да бу изге көрәшнең алгы сафында булды. Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары дошманга каршы кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә батырларча көрәште. 31 шагыйрь һәм язучыга бу сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмады. Алар арасында М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Н. Баян, Р. Саттар һәм башкалар бар.
“Җиңү көне җиңел бирелмәде...” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә татар иҗат әһелләренең Ватан сугышы темасына язылган әсәрләреннән – шигырь-җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композицияне ишетергә мөмкин булачак. Аны тамашачыларга театр училищесы студентлары тәкъдим итә. Кичә шулай ук гомере буе Бөек Ватан сугышы батырларының изге исемнәрен халыкка кайтару белән шөгыльләнүче эзтабар-язучылар Шаһинур Мостафин һәм Рафаэль Мостафин да катнаша.
Бу әдәби-музыкаль кичәгә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ТДГПУ студентлары, Казан шәһәре гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм укытучылары чакырыла. Бу турыда Г.Тукайның әдәби музееннан хәбәр иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot