news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Тукай музеенда Халыкара музыка көненә багышланган чара уздырыла

Анда танылган сәнгать әһелләре чакырулы

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Бүген көндезге 3 тә Казанның Г. Тукай музеенда Халыкара музыка көненә багышланган «Музыка в стихах» дип аталган әдәби- музыкаль кичә узачак.

Чара кысаларында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4нче курс студенты Вероника Ашурованың «Жизнь – кино, а я – актриса» китабын тәкъдим итү чарасы булачак.

Вероника Ашурова шагыйрә генә түгел, ул әле көйләр дә яза һәм бик күп җырлар авторы булып тора. Үзе язган җырларны Вероника үзе башкара.

Әдәби-музыкаль кичәгә Алмаз Хәмзин, Фәрит Бикчәнтәев, Эльмира Хамматова, Азат Хөсәинов кебек иҗат әһелләре чакырылган.

Чарада Г. Тукай, С. Есенин шигырьләре, танылган татар композиторлары әсәрләре яңгыраравы көтелә. Аларны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары башкарачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100