news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукай музеенда Фәйзулла Туишевны искә алачаклар

18 декабрьдә Г.Тукайның әдәби музеенда ТАССРның халык артисты, Фәйзулла Туишев тууына 125 ел тулуга багышланган «Кыңгыраулы яшел гармун» әдәби-музыкаль кичәсе узачак

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). 18 декабрьдә 14 сәгатьтә Г.Тукайның әдәби музеенда ТАССРның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, бөтенсоюз бәйгеләре лауреаты Фәйзулла Туишев (1884-1958) тууына 125 ел тулуга багышланган «Кыңгыраулы яшел гармун» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Чара «Шәриф Камал һәм аның замандашлары» циклыннан оештырыла.
Кичә “Бәхет эзләгәндә: Шәриф Камал һәм татар әдәбиятының Яңарышы” темасына күргәзмә кысаларында үтә. Экспозиция татар язучысы Шәриф Камалның тууына 125 ел тулуга багышлана. Анда әдәбият сөючеләргә Шәриф Камал һәм Кави Нәҗминең музыкант Фәйзулла Туишев белән бергә төшкән фотосы тәкъдим ителә. Гармунчы Шәриф Камалда еш кунакта булган, дигән мәгълүмат бар. Алар икесе дә татар музыкасына гашыйк җаннар булган. Шәриф Камал скрипкада “Ком бураны” көен уйнаган, Фәйзулла исә авыл җырларын гармун көенә кушылып башкарган. Фәйзулла Туишевның гармуннар коллекциясе бүген Татарстанның Милли музеенда саклана.
Тукай музеенда узачак кичә ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше методик үзәге белән берлектә оештырыла. Анда Фәйзулла Туишевның авылдашы, язучы Лерон Хәмидуллин, Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесе лауреатлары – республикабызның халык артистлары Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, Рәшит Мостафин, Казан музыка көллияте шәкертләре катнашачак. Кунаклар игътибарына Милли музей фондларында саклана торган, музыкант тормышы һәм иҗатын ачкан документларның электрон презентациясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Г.Тукай музееның әдәби бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100