news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыккаль лекторий бүлеге яңа сезонын ача

Концертта әдәби-музыкаль лекторий солистлары чыгыш ясаячак

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, “Владимир Васильев тәкъдим итә” программасы белән, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге яңа сезонын ача.

Әлеге бүлекнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильевның концерт программалары бу сезонда Н.А.Римский-Корсаковның тууына 170 ел, М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел, К.А.Бахтуринның тууына 205 ел, М.И.Глинканың тууына 210 ел, А.С.Пушкинның тууына 215 ел тулуга багышлап төзелгән. Тыңлаучыларга Дж. Пуччини, М. Глинка, А. Алябьев, А. Доргомыжский, А.Варламов, Н. Римский-Корсаков, А. Гурилёв, Р. Яхин, В. Монти, М. Шишкин, Ф. Герман, А. Дебюк, E. Cannio, Б. Фомин һәм Муса Маликов әсәрләре һәм рус халык җырлары тәкъдим ителәчәк. Программа А.Пушкин һәм М. Лермонтов әсәрләре белән үрелеп барачак.

 

Концертта әдәби-музыкаль лекторий солистлары – Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев(вокал), Татарстанның атказанган артисты Роман Чуйнов (рояль), халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Регина Вәлиева (вокал), Игорь Макаров (вокал), Әлфия Мансурова (скрипка) һәм Ильяс Камалов(виолончель) катнаша. Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен Елена Ненашева укый.

Программа халык алдында өлешчә күрсәтелде инде: лекторий 28 сентябрьдә Яр Чаллы машина төзүчеләре алдында чыгыш ясады. Шәһәрнең Орган залына җыелган тамашачы концертны бер тында карап, артистларны көчле алкышларга күмде. Концертны Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова алып барды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100