news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 77 нче сезонын ача

Бу сезонда тамашачыларга бик бай программа тәкъдим ителә

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 77 нче сезонын ача. Яңа сезонда тамашачыларга бик бай программа тәкъдим ителә. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә филармония директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

Яңа сезонда да тамашачыларга абонемент системасы тәкъдим ителәчәк. Әмма Дәүләт халык уен кораллары оркестрының кичке һәм балалар өчен булган концертларга инде абонементлар калмаган. Быел ТР джаз-оркестры концертларына да абонементлар сатыла. Оркестрның беренче концерты 28 сентябрьгә планлаштырылган.

Филармония директоры сүзләренчә, сезонның тагын бер зур вакыйгасы — ул “Джазлы Казан” I Халыкара джаз фестивале. Ул 7-9 октябрь көннәрендә филармония залында узачак. Әлеге фестивальдә Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы дәүләт камера оркестры (Мәскәү), заманның күренекле джаз пианисты, “Grammy” премиясе лауреатры Мариан Петреску һәм аның джаз триосы (Финляндия-Швеция-Россия), Америкадан “New York Voices” джаз вокал квартеты катнашуы көтелә.

17 октябрьдә филармония сәхнәсендә үзенчәлекле чара − танылган немец гитаричасы һәм композитор Петер Фингер, 24 октябрьдә әрмән музыка уен коралы дудукта уйнау остасы Argishy һәм аның иҗат төркеме үзенең “Көнчыгыш җиле” программасы белән чыгыш ясаячак. 28 октябрьдә исә “Лезгинка” Дагстан ансамбле концерты була.

Бу сезонда бик күп юбилей кичәләре уздыру көтелә. 1 ноябрьдә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 15 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан ансамбль хакында визуаль һәм аудио мәгълүматка бай 2 томлык китап бастырылган. Концерт алдыннан әлеге китапны тәкъдим итү чарасы да булачак.

30 гыйнварда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов 60 яшьлек юбилеен шулай ук концерт белән билгеләп узарга ниятли.
15-17 февраль көннәрендә филармониядә Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган халыкара вокал сәнгате фестивале узачак.

Шулай ук, яңа сезонда 7нче тапкыр “Филармониада” Халыкара сәнгать фестивале, рок-н-ролл, юмор кичәләре һ.б. чаралар уздыру да планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100