news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Г.Тукай исемендәге филармониядә Усман Әлмиев концерты узачак
Бүген кич Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевның 95 яшьлек юбилей концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Бүген кич Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевның 95 яшьлек юбилей концерты узачак.
Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районы Акъегет авылында туа. Яшьли әтисез-әнисез кала. Зөя балалар йортында үсә. Аннары туганнары аны Акъегеткә алып кайта. Анда сигез класс белем алгач, Усман Әлмиев Норлат мәктәбенә укырга китә. 1928 елда Казан театр техникумына укырга килә. Әмма аны укырга алмагач, ул кире авылга кайтып китә. Соңыннан Авыл хуҗалыгы институтының рабфагында укый. Бер ел укыгач, рабфактан техникум ясап, Алабугага күчерәләр. Рабфакта белем алгач, Казан театр техникумына укырга килә. Аннары Мәскәү опера студиясендә белем ала. Мәскәүдә “соло” программасы белән чыгыш ясагач, Усман Әлмиевне Дәүләт концерт оешмасына эшкә чакыралар. Усман Әлмиев концертлар белән гастрольләргә йөри башлый. Анда өч ел эшләү дәверендә татар халык, аннары төрле халыкларның җырларын башкара. Казанның партия обкомы Казанга чакырткач, 1950 елда җырчы Казанга кайта.
Эстрада концертларында җырлауның югары профессиональ осталыгы, милли үзенчәлеген тудырган кайнар йөрәкле олы җырчы, татар опера сәнгатенә хезмәт иткән Татарстанның халык артисты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Усман Әлмиев “Алтынчәч”, “Галиябану”, “Җәлил”, “Ирек”, “Качкын”, “Намус”, “Түләк”, “Шагыйрь” операларында, “Башмагым”, “Хуҗа Насретдин”, “Аршин мал алан” музыкаль комедияләрендә, “Наемщик” музыкаль драмасында җырлый.
Бүген кичке 18 сәгать 30 минутта башланачак концертта татар халкының танылган җырчылары - Зилә Сөнгатуллина, Руслан Дәминов, Айдар Фәйзрахманов, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Клара Хәйретдинова, Флюра Сөләйманова, Рөстәм Асаев, Равил Шәрәфи, Гөлчәчәк Шакирова, Римма Сафина, Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot