news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик һәм журналист Марсель Зарипов вафат

Мәрхүм соңгы юлга иртәгә сәгать 10да Казанның Зур Кызыл урамыннан озатыла.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 7 гыйнвар көнне Татарстанның һәм Рoссиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик, тәрҗемәче һәм журналист Марсель Зариповның 86 нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Марсель Харис улы Зарипов 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында укытучылар гаиләсендә туа. Балалык еллары шул районның Петровка авылында уза, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1951–1955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсенең бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм нефть промыселларында эшли.

Шушы елларда аның җирле һәм республика матбугатында беренче мәкаләләре күренә башлый. 1958 елда М.Зариповны Әлмәт шәһәр газетасына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шушы вакыттан алып ул профессиональ журналист һәм язучы. 1962–1966 елларда М.Зарипов «Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли. Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты факультетын читтән торып тәмамлый.

Аның беренче хикәяләре һәм очерклары («Дед Матвей», «Новенький», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц») республика һәм җирле матбугатта басылып чыга. Аның «Родники черного золота» (Р.Сабиров белән бергә язылган), «От Ульяновска до Казани» (Ж.Миндубаев белән бергә язылган) китапларын әдәбият сөючеләр яратып укыйлар. М.Зарипов «Девятая высота», «Жнецы», «Чужой медовый месяц», «Летняя командировка», «Ордер на квартиру», «Звездный час Нижнекамска», «Вершины», «Выгодный оборот», «Черное сокровище», «Поучительные потешки», «Сок с росы небесной», «Год на пасеке», «Бремя престола» исемле китаплар авторы. Рус теленә ул Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» («Завещание», 1966), Г.Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш», 1973), Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» («Итель-река течет», 1978), В.Нуруллинның «Аккан су юлын табар» («С ношей гору не обходят», 1982) һәм башка татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә.

М.Зарипов чирек гасыр «Советская Россия» газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе булып эшли һәм анда республика тормышына багышланган, үткен икътисад һәм социаль мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра.

Мәрхүм соңгы юлга иртәгә үзе яшәгән Зур Кызыл урамындагы 59 нчы йорттан озатыла. Мәтам чарасы сәгать 10да башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot