news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә республикакүләм филология марафоны уза

Бәйге татар һәм рус телләрен, дәүләт телләре буларак, бертигез куллануга этәргеч бирүне күз алдында тота

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә икенче тапкыр республикакүләм филология марафоны уза.


Әлеге чара Татарстанның урта һөнәри педагогик уку йортлары студентлары арасында, 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, оештырыла. Филология марафоны ТРның дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең тигез кулланылышына булышлык итү; сөйләм культурасы һәм рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйләшү нормаларын куллану дәрәҗәсен күтәрү максатын күз алдында тота.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, марафон телләр (чит телләр, рус һәм татар телләре) буенча республика олимпиадаларыннан тора һәм ике турда үткәрелә. Олимпиаданың беренче туры урта һөнәри уку йортларында 2010 елның гыйнвар аенда узды. Аның җиңүчеләре республика турына чыкты. Икенче тур Арча педагогия көллиятендә уза.


news_right_1
news_right_2
news_bot