news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр шагыйрьнең апасы Газизәнең камзулы тәкъдим ителә

Төзекләндерүдән соң, бүген музей ишекләрен ачты.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр яңа экспонатлар, шулар арасында шагыйрьнең апасы Газизәнең камзулы тәкъдим ителә. Бу хакта бүген музейның ачылыш тантанасында билгеле булды.

Чарада язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Төзекләндерүдән соң бүген ачылган музейда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

"Ниһаять, төзекләндерү эшләре тәмамланды, яңа экспозиция төзелде. Казан халкы бу бинаны Шамил йорты буларак белә", - дип музей директоры Гүзәл Төхвәтова тарихка тукталды.

  • Ике катлы бина XIX гасыр азагында төзелгән, XX гасыр башында үзгәртеп корылган. Монда 1882-1906 елларда гаиләсе белән имам Шамилнең уртанчы улы Мөхәммәд-Шәфи Шамил яшәгән. Ул Казанның бай сәүдәгәрләренең берсе Ибраһим Аппаков кызы Бибимәрьямбану Аппаковага өйләнгән. Шуңа йорт Шамил йорты буларак билгеле.

Татарстанның Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмады. "Тырыштык, кызлар төннәр йокламады. Бик күп экспонатлар җыелды. Белгәнегезчә, Тукайның әйберләре аз сакланган, ләкин фәнни хезмәткәрләр белән мемориаль әйберләре тагын да таптык. Болгариядән шалтыраттылар, анда да Тукайның туганнары бар, шәхси әйберләре табылган икән", - дип, алар белән элемтәгә керәчәкләрен әйтте.

Тукай иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнүче Зөфәр Рәмиев бу елларда Тукай буенча зур эшләр башкарылганын билгеләп узды. "Институтта Тукайны өйрәнү дәвам итте. Тукай энциклопедиясе чыккан елны 2016 елда Тукайның академик басмасы дөнья күрде. Тукайның бөтен әсәрләре дә анда кертелгән. Шул вакытта Тукай музее эше туктап торган иде, ниһаять, бу эшкә әһәмият биреп, төзекләндерүдән соң кабат ишекләрен ачты", - диде.

"Тукайга килү ул - милләткә килү, Тукайны хөрмәт итү ул - телебезне, халкыбызны хөрмәт итү. Тукай музее кабат эшли башлау - ул зур бәйрәм", - дип мөрәҗәгать итте профессор Хатыйп Миңнегулов.

Казандагы Тукай музее хезмәткәрләренең шатлыгын уртаклашырга Кушлавыч авылында Тукай музее вәкилләре дә килгән. Кушлавычта экспозиция төзегәндә Казандагы Тукай музее хезмәктәрләренең нык ярдәм иткәннәрен билгеләп уздылар. "Тукай музеена сукмак өзелмәсен иде", - дигән теләктә калдылар.

Музей ачылышына рәссамнар Фәридә Хәсьянова һәм Ильяс Айдаров күргәзмәләре әзерләнгән. Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров карт бабасы Мотыйгулла Төхвәтуллинның 8 яшьлек Тукайны тәрбиягә алганы турында сөйләде. 17 картинасын музейга бүләк итүе турында әйтте.

Алга таба тантанада катнашучыларга экскурсия үткәрелде. Залларның берсендә Тукайның балачагына багышланган өлеше "Исемдә калганнар" автобиографик повестена нигезләнеп эшләнгән. Экспозиция әсәрдән өзекләр белән бизәп ясалган. Биредә Тукайның бабасының Коръәнен, әнисенең комганын, апасы Газизәнең камзулын күрергә була. Электрон җайланмада Тукайның шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин. Тукай Җаекка киткәч, беренче гонорарына фаянс тартмачык сатып ала. Ул экспонат та бар. Тукайның Җаек чоры тормышы чагылдырган экспонатлар арасында Камил Мотыйгый, Мотыйгулла Төхвәтуллиннар гаиләсеннән алынган шәхси әйберләр урын алган.

Музей экспозициясендә Габдулла Тукайның фотографияләре һәм ул яшәгән чордагы вакытлы матбугат, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журнал үрнәкләре, заандашларының шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Аеруча кыйбатлы экспонатлар арасыннан Тукйның үрелгән кәрҗине, сөлгесе, карандашлар өчен металл стакан, кара савытын атарга була.

Шулай ук, беренче катта махсус телефон куелган. Ул 15 минут саен шалтырап тора, трубканы алгач, татар, рус, инглиз телләрендә Тукай шигырьләре яңгырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100