Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г. Тукай бүләгенә һәр иҗатчы дәгъва кыла алсын - Мәдинә Маликова
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исеме зур, ә менә премиясе чамалы гына, дип белдерә язучы Мәдинә Маликова.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Г. Тукай премиясе, ул дәүләт бүләге, шуңа күрә аны төрле өлкәләрдә иҗат итүчеләргә тапшырырга мөмкин, диде Татарстанның һәм Россиянең аткзанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х. Ямашев премиясе лауреаты, татар хатын-кызларыннан беренче романчы Мәдинә Маликова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исеме, әлбәттә, зур, ә менә премиясе инде (үзем алырга җыенганнан түгел) чамалы гына. Республиканың мөмкинлекләре шулайдыр, дип уйлыйм. Тәкъдим ителгәннәрнең күпләре аңа бик лаек дип саныйм. Талантлы иҗат итүчеләрнең барысына да бирәсе килә...» - ди Маликова.
Быел Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» дигән китабы Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителде.
«Бу китапка берничә әсәр кергән. Монда роман, повесть, берничә истәлек-хатирәләр урын ала, - ди Мәдинә Маликова. «Арыш тәме» романының язылуы үзенә бер гаҗәеп тарих булды. Татар радиосыннан бер урыс хатыны сөйли. Татар телендә тапшыру булырга тиешле вакытта аны русча сөйләтәләр. Арыш сортларын чыгаручы селекционер ханым булды бу. Ул чыгарган арыш сортлары илнең 16 өлкәсендә игелә икән. Хезмәте турында шулкадәр рухланып сөйли, әйтерсең лә җырлый, шигырь сөйли. Дулкынланып тыңлыйсың. Радиодан тыңлаганнан соң, бу ханымны табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Мин аны эзләп таптым. Арыш турында сөйләде дә сөйләде инде, шулай ук төрле язмышларны да бәян итте. Ул сөйләгәннәргә үземнең тормыш тәҗрибәмне өстәп, мин җиңел генә, рәхәтләнеп роман язып куйдым. Бик тиз язылды. «Казан утлары» журналына тапшыргач, анда әсәрләр күп булу сәбәпле, укып өлгермәделәр - ул китап булып басылып та чыкты. Бик тиз сатылып бетте. 3 мең тираж белән чыккан иде, бер ел эчендә алып бетерделәр. 2012 елда басылган иде, 2014 елда яңадан чыгарырга насыйп булды... Татарстан милли китапханәсенең беренче дәрәҗәдәге дипломына да лаек дип табылды».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз