news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Рапота Рөстәм Миңнехановны яңа вазифага керешүе белән тәбрик итте

“Берникадәр вакыттан без булдырдык дип әйтерлек булсын. Мин Сезгә шуны телим”, дип РФ Президенты вәкиле Татарстанның яңа җитәкчесенә уңышлар теләде

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Григорий Рапота үз исеменнән дә тәбрик сүзләрен ирештерде. Аның белдерүенчә, ныклы үсештә булган алдынгы республика белән идарәгә алынган яңа җитәкчегә кыерак булачак. “Сез республиканы бик яхшы хәлдә кабул итеп алдыгыз. Әгәр хәл начар булса, иң кечкенә генә уңыш та сизелер иде. Ә монда үсеш планкасы югары булганга, уңышка ирешү катлаулырак булачак”, - дип белдерде ул. Әмма аның фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов югары профессионал, үз эшенең остасы, кайсы эшкә алынса да, шуны булдыра торган кеше. “Мин үзем дә Сездән электрон документ әйләнеше турында дәресләр алдым”, ди Рапота. “Татарстан “Без булдырабыз! дигән шигарь белән яши. Берникадәр вакыттан без булдырдык дип әйтерлек булсын. Мин Сезгә шуны телим”, дип РФ Президенты вәкиле Татарстанның яңа җитәкчесенә уңышлар теләде.



news_right_1
news_right_2
news_bot