news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Г.Рапота: “Р.Миңнеханов М.Шәймиев туплаган команда вәкиле, ул ТР үсешенә зур өлеш кертте”
РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Минтимер Шәймиевнең ил күләмендә абруйлы сәясәтче буларак зур роленә тукталып, аның башкалар өчен үрнәк булуын ассызыклады
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче чираттан тыш утырышы уза. Анда 94 депутат катнаша. Көн тәртибенә бары бер мәсьәлә чыгарылган. Ул Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен бирү. Утырыш эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, аның урынбасары Леонид Ильченко, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Югары, Конституция судлары рәисләре, ТР Прокуроры, Татарстанның РФ Федерация Советындагы әгъзалары, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, предприятие-оешма, югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнаша. Утырышны теле-радио трансляциядән күзәтергә була. Трансляция “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында да оештырылган.
Билгеле булганча, узган атнада РФ Президенты Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын аңа ТР Президенты вәкаләтләрен бирү өчен ТР Дәүләт Советы каравына керткән иде. Закон буенча парламент кандидатура буенча фикерләр туплау өчен 10 көнлек пауза алырга хокуклы. Ләкин Татарстан парламентарийлары озак уйлап торуны кирәк тапмады. Бүген утырыш алдыннан Президентлыкка кандидат буенча фикер алышулар парламент комитетлары, фракция утырышларында узды.
Утырышта иң беренче булып сүзне РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота алды. “Минтимер Шәймиев Медведевка киләсе срокка Президентлыкка үз кандидатурасын карамауны сорап мөрәҗәгать иткәч, мин югалып калган идем. Россиянен сәяси ландшафтын аннан башка күзаллау мөмкин түгел бит. Татарстан аннан башка ничек яшәр дигән сорау да борчыды. Ләкин барыбыз да сәясәтчеләр бит, аңлыйбыз, тормыш дәвам итә, үзгәрешләр бара. Шәймиев үзе дә бу аргументны китерде”, - дип башлады ул сүзен.
Вәкаләтле вәкил Минтимер Шәймиевнең ил күләмендә абруйлы сәясәтче буларак зур роленә тукталып, аның башкалар өчен үрнәк булуын ассызыклады. “РФ Дәүләт Советы утырышларында, башка җыеннарда Шәймиев сөйли башлауга башкаларның игътибары бары аңа юнәлә иде. Бу аның өлкән сәясәтче булуында гына түгел, кызыклы, өлгергән, ихлас фикерләр әйтүенә дә бәйле. Шул юл белән ул бар кешедә дә ихтирам һәм зур кызыксыну уята белде”, -ди вәкаләтле вәкил.
Татарстанга килгәндә, Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә республика зур дәвер узды, дип саный Рапота. “Үзгәртеп кору елларыннан алып, бөтен Россиядә алга таба ничек яшәрбез, дигән сорау туды. Моны үсешнең нормаль агымына куяр өчен Минтимер Шәрипович кебек кешеләр кирәк булды. Аның уңышын Татарстанның динамик үсеше раслый. Ул үз тирәсенә оештыру сәләте зур булган, талантлы команда туплый алды. Алардан кем республиканы киләчәктә җитәкләргә сәләтле дип исемлек төзелсә, ул исемлек бик зур булыр иде. Рөстәм Миңнеханов шул команда вәкиле, Татарстан үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Эшне башкару сәләте зур булган бу шәхес, Татарстанда башкарылган эшләрне лаеклы дәвам итүче булыр, халыкын яшәү дәрәҗәсен тагын да күтәрергә ярдәм итәр”,- дип Рапота депуталарны Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын якларга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2