news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Рапота ИФОның дәүләт кадрлар сәясәте Координация советы утырышын үткәрде

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2010 елда февральдә Казанда чираттагы утырышны үткәрү турында карар кабул ителде

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Ижевскида Идел буе федераль округының дәүләт кадрлар сәясәте Координация советы утырышы узды. Киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде.
Утырышта дәүләт гражданлык хезмәте өлкәсендә кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре каралды: өстәмә һөнәри белем бирү системасы үсеше, идарә итүче кадрлар резервын формалаштыру, коррупциягә каршы законны гамәлгә ашыру.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Координацион советның утырышын ачканда, кадрлар мәсьәләсе мөһим һәм актуаль булудан туктамый.
Кадрлар резервын куллану турында сөйләгәндә, Григорий Рапота: “Без барыбыз да резервлар белән эшләүнең яңа этабына күчтек инде. Кадрларны билгеләү исемлеге формалаштырылган. Резервларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк”, - дип белдерде. Шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле дәүләт хезмәтендә кадрлар составының тотрыклылыгын тәэмин итәргә һәм профессиональ хезмәткәрләрне саклый белергә кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2010 елда февральдә Казанда чираттагы утырышны үткәрү турында карар кабул ителде. Анда мәгълүмати ачыклык оештыру, дәүләт хезмәтендә коррупциягә каршы сәясәтне чынга ашыру мәсьәләләре каралачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100