news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә язучының соңгы кичерешләре турында сөйләде

«Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле», — дип әйткән булган Гәрәй Рәхим.

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә язучының соңгы кичерешләре турында сөйләде
Рамил Гали

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сөйләвенчә, алар утыз елдан артык бергә гомер иткәннәр.

«Тормышта ул чын ир-ат иде. Арабыз 24 яшь. Үземне яшьтәшем кебек хис иттем. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый иде. „Болай авырып ятарга бер дә килешми, Диләрәкәем. Тыныч кына, тәмле ашап, бер-беребезне саклап яшик әле“, — дигән иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хушлашу мәрасимендә.

Диләрә ханым Гәрәй Рәхимнең башында да шеш булганын әйтте. «Яман шешнең соңгы стадиясе иде. Бөтен гәүдәсендә метастазалар. Күз алдыгызга китерегез, шушы халәттә ул берүзе генә ике ай элек Мәскәүгә барып кайтты», — ди ул.

Гәрәй Рәхим бакчасында да эшләп йөргән. «Ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде. Өйгә бер төркем язучылар килгәч: „Әле Сөембикә турындагы китапны эшлисе бар“, — дигән иде», — диде хатыны.

«Табибларга үзен ышанып тапшырды ул. Ай ярым элек кенә Чехов хастаханәсендә диагностика үтте. „Авыруларыгыз ‚йоклый‘, яңалары юк. Космонавт кебек чабып йөри аласыз“, — диделәр. Бавырында бишәр сантиметрлы метастаза булган. УЗИда барысы да күрсәтә, диләр. Ләкин карамаганнар. Табибларның ваемсызлыгыдыр инде ул. Гаепләп әйтәсем дә килми», — диде Диләрә ханым.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100