news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым: Үпкәсендә яман шеш булган

Халык язучысын иртәгә соңгы юлга озатачаклар.

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым: Үпкәсендә яман шеш булган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган.

«Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул.

Диләрә ханым сүзләренчә, Гәрәй Рәхим бүген иртән вафат булган, хушлашу иртәгә булачак. «Әлегә вакытын әйтә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100