Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әгәр дә заманында Декларация кабул иткәнбез икән, монда БТИҮнең өлеше зур - Индус Таһиров
Корылтай делегатлары арасында яшьләр аз күренсә дә, алар бар һәм алар бәйсезлек өчен көрәштә татарның киләчәген тәэмин итәчәк, дигән фикердә академик.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева). Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә мөнәсәбәтен белдереп: "БТИҮ беренче көннән башлап хәзерге көнгә кадәр Татарстан, татар халкын кайгыртып яшәде", - диде. Академик бүген үзәкнең Корылтаенда катнаша.
"Марат Мөлеков (БТИҮнең беренче рәисе - авт.) башлап җибәргән зур изге эш дәвам итә. Күп вакыт иҗтимагый үзәкнең эшчәнлеге хөкүмәт даирәләренә дә йогынты ясый килде. Әгәр дә заманында без Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә алганбыз икән, бу эштә иҗтимагый үзәкнең өлеше иксез-чиксез зур. Референдум вакытында, дәүләтчелегебезнең, телебезнең, динебезнең сагында торуында да иҗтимагый үзәкнең өлеше искиткеч зур", - дигән фикердә академик.
Корылтай делегатларының күпчелеген өлкән яшьтәге вәкилләр тәшкил итә. "Әгәр монда яшьләр килмәгән икән, аларның барысына да хәбәр барып җитмәгәндер", - дигән шик белдерде Индус Таһиров. "Татар яшьләренең үз оешмалары бар, алар мөстәкыйль рәвештә дә эшлиләр. Бәйсезлегебез өчен көрәшә торган буыныбыз үсеп килә, ул бар һәм ул киләчәгебезне тәэмин итәчәк", - дип өметләнә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз