news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Онищенко Татарстанда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау эшен тәнкыйтьләде

Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсене

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов, РФ санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенко катнашты. Идарә башлыгы Виктор Морозов төп чыгышында 2009 елда идарә эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2010 елга бурычлар тәгаенләде.
Виктор Морозов сүзләренә караганда, 2009 ел республика өчен җиңел булмады. Шуңа карамастан, идарә үз алдына куйган бурычларны үтәде. Узган ел кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү максатыннан 12,6 мең тикшерү уздырылды. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуның 40 мең очрагы теркәлде.
Идарә хезмәткәрләре узган ел административ хокук бозу буеча 11 244 эш кузгатты. Салынган штрафлар күләме 17 миллион сум белән исәпләнде. Бу саннарга карата Геннадий Онищенко үз фикерен белдерде. Аның әйтүенә караганда, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү органы хезмәткәрләре РФ Административ кодексында каралган 58 состав буенча эшләрне кузгату хокукына ия. Әмма Татарстанда узган ел нибары 25 составка гына таянып административ эшләр кузгатылды. Символик штрафлар “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге закон бозу турындагы” 6.3-нче маддәсенә таянып салынды. «Бу алай булырга тиеш түгел. Без күзәтчелек эшен тулы күләмдә алып барырга тиеш. Объектларга барып, символик штрафлар салу күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә килешми. Кемне без җәллибез?! Хокук бозучылар алга таба да, безнең йомшаклыгыбызны исәпкә алып, закон бозуны дәвам итәчәк. Без моны булдырмаска тиеш”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot