news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Нигъмәтуллина: “Лев Гумилев – безне берләштерә торган шәхес ул”

С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында танылган галимне искә алу кичәсе булды, анда фотокүргәзмә дә эшләде

                                                                            (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында тарихчы, географ, этнолог, тюрколог һәм философ Лев Николаевич Гумилевны, тууына 97 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе үткәрелде.

Татарстан башкаласы Казанда бу көннәрдә барган “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында оештырылган “Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән”/”Он видел путь народов и веков” дип исемләнгән әлеге чараны ачып, ТР мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина Л.Н.Гумилевның драматик язмышлы кеше булуын һәм фәнни эзләнүләрдән, хезмәтләре өчен көрәштән, күп санлы каршылыклардан торган гомер юлы узуын искәртте һәм: “Гумилев - безне берләштерә торган шәхес ул”, - диде.

 

Кичә барышында бөек галим турында күрсәтелгән режиссер Елена Плугатыреваның “Терелергә, үләргә, яшәргә”/”Воскресать, умирать, жить” фильмында да шул фикер үткәрелгән булып, Лев Николаевичның башта әтисе, аннары әнисе өчен барлыгы 4 тапкыр җәмгысе 13 ел лагерь тоткыны булуы, хакимиятнең үтә тискәре карашта торуына да карамастан, тарих һәм география фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешүе хакында гыйбрәтле итеп тамашачыга җиткерелде, аның Санкт-Петербургтагы мемориаль музей-фатирындагы кадерле экспонатлар күрсәтелде. Шушы музей-фатирны булдыруга һәм эшләп китүенә 15 ел гомерен багышлаган, аның бүгенгә кадәр директоры булган Марина Георгиевна Козырева сүзләренчә, Л.Н.Гумилев үзен, фәнни хезмәтләренең китаплар рәвешендә басылып чыкканын күргәнлектән, бик бәхетле санаган. “Максат куеп, шуңа ирешүнең үрнәк мисалы булып әле киләчәк буыннар өчен дә өлге булып торачак ул”, - дип басым ясап әйтте галимне 1963 елдан бирле якыннан белгән М.Г.Козырева.

Искә алу кичәсе Лев Гумилевның танылган “көмеш гасыр” рус шагыйрьләре булган әнисе Анна Ахматова белән әтисе Николай Гумилевның иҗат җимешләре,  Миләүшә Тәэминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера оркестры, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры, Рубин Абдуллинның орган музыкасы, Резеда Галимова белән Владимир Васильев башкаруындагы җыр партияләре белән бергә үрелеп барды.

 

Зур концерт залының фойесында урнаштырылган “Гасыр фонында гаилә портреты” дип аталган фотокүргәзмәдә исә казанлылар һәм башкала кунаклары Лев Гумилевның үзе, гаиләсе белән бәйле Санкт-Петербургтан китерелгән борынгы рамнардагы зур форматлы фотолары белән танышты, шулай ук "Живя в чужих словах" дигән әлеге мәшһүр галим хакында танылган кешеләрнең хатирәләре тупланган китапны сатып алды.

 

Кичә проекты авторы Әлфия Рәхмәтулина фикеренчә, Татарстанның иң күркәм залында шундый бөек галимне искә алу - аңа карата зур хөрмәт билгесе. Куйган максатына омтылучыларга якты маяк булып торсын иде ул, Лев Гумилев һәм аның кебек шәхесләр онытылырлык түгел, дип саный Петербург кунагы. Программаның җитәкчесе Лилия Апакова да шундый ук фикердә.

 

1 октябрь – Л.Н.Гумилевның туган көне. Г.Нигъмәтуллина ышандырып әйткәнчә, ул көнне галимне Казанда искә алу кичәләре традицион төс алачак. Димәк, Казанның Петербург урамындагы һәйкәл-бюсты янына, быелгы кебек үк, кешеләр баш иеп киләчәк әле...    

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100