news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөнүл ПУЛТАР:

“Татарлар өчен мин фалымда әйбәт киләчәк күрергә телим”

Күпләр аны ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте идеологларының берсе, 1907-1913 еллар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Төркия Республикасының корылышында Мостафа Кемаль Ататөрек белән иңгә-иң куеп хезмәт күрсәткән сәясәтче, галим Садри Максуди Арсалның оныгы буларак беләләр. Төрки-татар дөньясына гына түгел, Аурупа дәрәҗәсендә танылган бабасының даны шулхәтле көчле булган ки, оныгының хезмәтләре аныкылар янында, әйтерсең, күмелеп кала. Хәер, эшчәнлеге күренмәгәнгә аның бик исе дә китми кебек, киресенчә, бабасы гамәлләренең бер гасырга якын гомер эчендә туган халкы тарафыннан һаман онытылмавына чын күңелдән куана гына. Сүзебез - Гөнүл Пултар турында.

Буыннан-буынга бирелгән иҗат һәм булдыклылык геннарының чагылышы булса кирәк, Садри Максудиның олы кызы Гадилә Айда Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, мәсләгендә зур уңышларга ирешкән белгеч, төрки-татар халкына кагылышлы фәнни хезмәтләр авторы. Ә аның кызы, Садри Максудиның оныгы Гөнүл ханым, нәсел сукмагыннан атлап, бүгенге катлаулы тормышта иңнәрендә әле кайбер ирләр дә күтәрә алмаслык авыр йөк ташый. Үзе теләп һәм сынатмыйча.

Гөнүл (татарчасы Күңел) Айда-Пултар 1945 елның 11 декабрендә Истанбул каласында дөньяга килгән. Чорының иң атаклы Роберт колледжында “Чагыштырмалы әдәбият” юнәлешендә укыган. Төркиядәге алдынгы югары уку йотларының берсе булган Урта Көнчыгыш техник университетында аспирантура тәмамлаган. 1982-1990 елларда шул ук уку йортында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1992 елдан алып, лаеклы ялга киткәнче, Әнкарадагы хосусый Билкент университетында лекцияләр укый. Бер ел Истанбулдагы мәшһур Босфор университетында дәресләр бирә. Аның тормышында фән белән җәмәгать эшчәнлеге - бергә үрелеп бара торган аерылгысыз ике тармак. Туктаусыз эзләнүләре Гөнүл ханымны 1998 елда хәтта Гарвард университетында фәнни эзләнүләр алып баруга этәрә. Ул озак еллар Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазыйфаларын үти. Чит илләрдәге тикшеренү корылышларында әгъза булып тора. Америка Кушма Штатларында басылып килә торган “Популяр мәдәният“ журналының редколлегия әгъзасы, Төркиядәге “Америка тикшеренүләре” журналының коручысы һәм баш мөхәррире. Гөнүл ханымның мәкаләләре Америка һәм Аурупа илләрендә генә түгел, Һиндстан, Япония матбугатларында да зур игътибар күрә.

Хисапсыз симпозиумнарга, семинарларга, конференцияләрга катнашу һәм аларның байтагын үзе оештыру да Гөнүл Пултарның көндәлек тормыш- көнкүрешенә әверелгән дияргә була.

Максуди оныгының тынгысыз җанын, эшкә дәртен, хәяткә бәйлелеген болар гына баса аламы соң? Ул әдәбият белән мавыга. Әз генә буш вакыты калдымы, кулына каләмен алып язарга утыра. Төрек әдәбият дөньясы зәңгәр күзле, сары чәчле, көләч йөзле бу ханымны, галим булудан тыш, беренче мәртәбә 1979 елда “Дөнья – бер куласа” романы аша язучы буларак таный. 1999 елда “Кулларымнан су эчсеннәр” исемле икенче әдәби әсәре белән таныша. Аның “Багбозуму (Җимеш бакчаларының таркатылуы)” дигән сценарие Роберт колледжы Кино клубының призына лаек күрелә, хәтта “Бер иптәшкә хат” дип француз телендә язган әсәре 1970 елда Франциянең “Hachette” һәм “Larousse” китап нәшриятларының уртаклаша оештырган әдәби әсәрләр бәйгесендә беренче урынны ала. Ул “Кардәшем, яралы син”, “Фәкыйрь Байкуртны искә алганда” җыентыклары, “Кардәшлеккә мең сәлам”, “Илхан Башкүз белән әңгәмә” исемле китаплары аша да әдәбият мәйданында каләм һәм фикер көчен сыный. Хезмәттәшләре белән бергә фәнни конференцияләр, симпозиумнар докладларын һәм алар турында матбугатта урын алган кайбер мәкаләләрне җыйнап, фәнни анализ биреп бастырган “Төрк(ия) мәдәниятләре”, “Мәдәният һәм заманчалаштыру” китаплары төрки мәдәниятләрнең алга китешен, заманлашу этапларын яктыртуга, үзгә фикерләрнең барлыкка килеп, өр-яңа фәлсәфи офык ачуга хезмәт итә. Болары әле Төркиядә басылганнары. Әдәбият тикшеренүләре буенча Америка Кушма Штатларында дөнья күргән фәнни хезмәтләре җыентыкларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әдәбият фәне өчен тиңдәшсез ачышлар, яңалыклар, мәгълүматлардан тора алар.

Өзлексез эшкә бирелгән бу ханым гаилә тормышы белән күпләр алдында, бигрәк тә кешелек дөньясы намуссызлык, зина, җилдән бала табу, тир түкми харам юллар белән мал-мөлкәт иясе булу кебек әхлакый чигенеш кичергәндә, хатын-кыз буларак өлге тәшкил итәрдәй күркәм сыйфатлары белән ул үзенә, Максуди һәм Рәмиевләр токымына карата чиксез хөрмәт уяндыра. Гөнүл ханым, үзе кебек үк фән эшлеклесе Мостафа Пултар белән гаилә корып, бер-бер артлы өч бала - бер кыз һәм ике малай үстерергә дә вакыт тапкан. Ә бит аның кебекләр я буйдак тормышны хуп күрә, яки бер бала табу белән генә чикләнә.

Хатын, Ана, Татар, Галимә, Җәмәгать эшлеклесе – бөтен бу сыйфатлар бик килешә Садри Максуди оныгы Гөнүл ханымга. Инде сиксәненче дистәне ваклап баруына карамастан, ул әле һаман яшьлек ялкыны белән дөрләп яна. Бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән бабасы Садри Максуди Арсалны искә алу чаралары оештыру, яңа китаплар бастыру кебек мәшәкатьләр аңа эш кебек тоелмый да.

Хәзерге вакытта Төркиянең Истанбул каласында гомер итүче милләттәшебез, Бөтендөнья татарлар лигасы һәм “Мәдәният тикшеренүләре” җәмгыяте рәисе, галимә Гөнүл Пултар белән әңгәмәбез, мөхтәрәм укучылар, аны сезгә якыннанрак танырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм.

- Гөнүл ханым, сүзне Бөтендөнья татарлар лигасы эшчәнлегеннән башлыйсы килә, бу оешма үз алдына нинди максат куеп эшли?

- Бөтендөнья татарлар лигасы әле Советлар Берлеге таралганчы ук, 1991 елда Гали Акыш Казанда булганда, Ана-Ватаныбыздан читтә, диаспорадагы милләттәшләребезне берләштереп тору максатыннан чыгып корылган. 1997 елда Али Акыш аның җитәкчелеген миңа тапшырды.
Иң беренче эш итеп, бер-берсеннән еракта булган татар җәмгыятьләрен берләштерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Һәркем Советлар Берлегенең беркайчан җимерелми гел шулай дәвам итәчәгенә ышанып яши иде. Милләттәшләребезнең байтагы татарлыкларын, милли тойгыларын бастырып, бүтән кемлек алырга тырышканнар. Узган елларда миңа Искешәһәрдәге татар яшьләре, без татар тарихын белмибез, өйрәнергә телибез, диделәр. Ләкин бик кызыксынган булсалар, әллә кайчан өйрәнә алган булырлар иде. Төркиядә тарих белән бәйле чыганак табуы кыен түгел. Димәк, элек аларда андый теләк тумаган. Чөнки алар һәм аң буенча, һәм тел мәсьәләсендә бүтән якка юньләндерелгән булганнар. Гаиләнең өлкәннәре балаларын, оныкларын татар гореф-гадәтләре мохитендә тәрбияләргә омтылганнар. Бу нисбәттән беренче бурычыбыз - яшьләрдә милли аңны, татарлыкны уяту. Күңелләрендә татар булуның горурлыгын яшәткән очракта, милләтебезне саклап калу мөмкинлеге арта. Советлар Берлеге җимерелеп, Ана-Ватаныбызга кайтып килә башлагач, урта буын вәкилләрендә милли аң яшәрә башлаганлыгын күреп сөендем, бу яшьләр арасында татарлык тойгыларның бөреләнүенә уңай йогынты ясый торган күренеш дип бәялим.

- Сез үзегезнең татарлыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?

- “Салкын сугыш” елларында безнең татарлыгыбызны ике әйбер саклап калды: беренчесе – җырлар, икенчесе – ашларыбыз. Мәгълум булганча, минем бабам Садри Максудиның кылган гамәлләре турында күп сөйләнә. Моннан берничә ел элек Татарстанда Садри Максудины искә алу җыенында сеңелем Гөлнур Учок: “Сез гел бабаебыз турында сөйлисез, әбиебез Камиләне бер дә телгә алмыйсыз. Татарлыкны бездә иң әүвәл ул яшәтте, татар бәлешләрен, пәрәмәчләрен әбиебез пешереп ашатты”, - дигән иде. Чыннан да, аның пешергән ризыклары аша без татар булуыбызны аңлап, горурланып яшәдек, гадәтләребезнең бер өлешен саклап калдык. Бәлки сез, Татарстаннан килүчеләр, кайбер ризыкларның пешерү рәвешен үзгәрткәнсез, шәкелен бозгансыз, диеп безне гаепләрсез, сезнең Татарстанда пешергәннәрегез тагын да тәмле булырга мөмкин, ләкин безнең өчен әбиләребез пешергән татар ризыкларының әһәмияте чиксез зур. Без аңа бер мәдәният итеп карыйбыз. Минем дә, татар хатыны буларак, гаиләдәге беренче бурычым - бу мәдәниятне киләсе нәселләргә җиткерергә тырышу.

- Садри Максудиның Төрек халкы һәм Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен кайгыртып кылган гамәлләрен беләбез. Ләкин аның тормыш иптәше, Сезнең әбиегез Камилә ханым турында бик аз мәгълүмат бар.

- Әбием 1970 елда вафат булды. Безнең белән яши иде. Ул чакта мин авырлы идем. Улым туарга бер-ике атна кала: “Яңа туган бала белән әбине тәрбияләргә авыр булыр”, - дип әниемнең сеңелесе янына алып киттеләр.
Әбием алтын приискасы хуҗасы Рәмиевләр гаиләсе кызы булган. Яшьли тормышка чыккан. Күпмедер вакыт Казан университетының тарих бүлегендә укыган. Гомумән, ул укырга бик ярата иде. Аңа тавышының опера җырчысы була алырлык бик матур булуын, әйткән булганнар. Күңелендә әлеге форсатны югалту кебегрәк бер үкенеч бар иде. Ләкин ул бөтен тормышын иренә, ике кызына һәм оныкларына атаган. Әбием балачак истәлекләре турында сөйләргә ярата, безгә төрле вакыйгалар, кызыклы хикәяләр аңлата иде.

Бабаема сәркатиблек хезмәте күрсәтүче Мәхмүт Җаек дигән бер милләттәшебез беркөнне безне кызганган кебек: “Бәйрәмнәрдә сезнең кулга нинди бүләк керә?” – дип сорады. Без ык-мык итеп торганда ул: “Һе-е-е, анда сезнең әбиегезгә һәр бәйрәмдә берәр кирпеч алтын бирә торган булганнар”, - диде. Без, әлбәттә, ул вакытта моның нәрсә икәнлеген аңламадык. Инде хәзер бу яшькә җиткәч, мәгънәсенә төшендек: ул бит әнә нинди затлы гаилә кызы булган.

- Җәмәгать эшчәнлегегезгә әйләнеп кайтып, тагын бер сорау: лига буларак Сез нинди чаралар үткәрәсез?

- 1990 елдан бирле Әнкара шәһәрендә төрле җыелышлар уздырып килдек. Шул җыелышларның берсендә Али Акышка хезмәтләреннән отыры рәхмәт белдереп, мактау грамотасы тапшырдык. Әнкарадагы милләттәшләребез белән танышу кичәсе оештырдык. Милли китапханә бинасында: “Традицияләрдән киләчәккә таба” диелгән бер конференция уздырдык. Анда Фатма Өзкан кебек татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте белән якыннан таныш булган галимнәр кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар. 1994 елда Милли Мәҗелеснең оешуына 80 ел тулу уңаеннан Төрек Тел Корылышы бинасында махсус бер кичә үткәрдек. Аны әлеге корылышның җитәкчесе Әхмәт Әрҗиласун ачып җибәрде. Милләттәш галимебез Надир Дәүләт мәҗлеснең тарихы хакында киң мәгълүмат бирде. Кичәбезгә мәҗлес белән бәйле диссертацияләр яклаган яшь галимнәр дә катнашты. Лигабызның күренекле татар-төрек галиме Әхмәт Тимергә 85 яшь тулу уңаеннан оештырган кичәсе дә бик күңелле булып истә калган. Моннан 3 ел элек Гаяз Исхакыйның үлеменә 50 ел тулу датасын билгеләп үттек. Бу уңайдан Казаннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус кунакларыбыз килде. Лигабызның эшчәнлегендә Билкәнт университетында оештырылган Татарстан белән Россия Федерациясе арасында имзаланган Шартнамәне тикшерү һәм бәхәсләшү панеле аерым урын алып тора. Халыкара мөнәсәбәтләр белгече Али Караосманоглу белән политолог Әхмәт Дедим әлеге Шартнамәне укып, Татарстанның сәяси статусы, хокуклары турында аңлатма бирделәр. Анда без Шартанамә нигезендә Татарстанның дипломатик вәкиллекләр ачарга хокуклы булуын, ләкин үз армиясен булдыра алмаячагын аңладык. Кызганыч, хәзер ул шартнамә һәм андагы маддәләр инде үз көчен югалтканнар икән. Якын киләчәктә Истанбулда Татарстанның бүгенге халәте белән бәйле берәр фәнни чара оештырасым килә. Россия Федерациясе территориаль (федераль – ред.) округларга бүленгәннән соң тарихи Ватаныбызның сәяси халәте безне аеруча кызыксындыра.

- Сез үзегез ничек уйлыйсыз?

Г.Пултар: Мин Татарстанда “Көнбатыш дөньясы белән бөтенләшү” дип атарга мөмкин булган зур үзгәрешләр күрдем. Алар, беренче чиратта, иң элек урамнарда, тукталышларда, кибетләрдә чагылыш тапкан. Кешеләр, теләр-теләмәс, көнбатыш дөньясының кыйммәтләре, мәдәнияте белән танышырга һәм аларны кабул итәргә дучар булалар. Советлар Берлеге вакытында империалист юнәлеш алган, көнбатыш дөньясына ишекләрен бөтенләй ябып куйган, халкының офыкларын юк иткән сәяси режимнан соң, хәзерге базар мөнәсәбәтләре чорында чит илләрдән кергән товарлар янында үзгә фикерләр дә үтеп керә. Теләсәләр дә, теләмәсәләр дә ул фикерләрне кабул итүчеләр була. Бу нисбәттән мин Татарстанның киләчәген яхшыга юрыйм. Татарстан һәм аның халкы яңалыкларга ачык, яхшы белән начарны, югары сыйфатны гаять оста таный. Халыкның күбесе Анталиядә ял итеп кайткан, байтагы Аурупаның төрле шәһәрләрен күрергә өлгергәннәр. Хәтта балаларын ул илләрдә укыталар. Мин әле һаман Татарстан дәүләтенең көчен тоям. Бәлки безгә билгеле булмаган нюанслар бардыр. Фәнни конференция оештырылганда исә күп нәрсәгә ачыклык кертелер дип уйлыйм.

- Гөнүл ханым, Сез шул ук вакытта Төрек мәдәниятен өйрәнү җәмгыятен дә җитәклисез. Җәмгыятьнең эшчәнлеге белән таныштыра алмассызмы? Рәисе бер татар ханымы булганлыктан, татар халкына хезмәт итүе көтеләме?

- Мин, Америка мәдәнияте һәм әдәбияты белгече буларак, ел да бер мәртәбә уздырыла торган инглиз теле һәм әдәбиятының һәм Америка теле (инглиз теленең Америка варианты. – ред.) һәм әдәбиятының еллык җыелышларына катнаша идем. Без анда “Көнчыгышта мәдәният тикшеренүләре” дигән төшенчә белән таныштык. Төркиядә дә моңа охшаш хезмәтләр булырга тиеш дип, 1999 елда уннан артык Аурупа һәм төрек галимнәре белән бергә “Төрек мәдәнияте тикшеренүләре” дигән бер төркем булдырдык, беренче утырышыбызны Измир каласындагы Эгәй университетында башлатып җибәрдек. Инглиз теле, әдәбияты булсын, Америка теле, әдәбияты булсын – җыелышлары инглизчә алып барыла. Безнең дә Әгәй университетындагы утырышыбыз башта инглиз телендә алып барылды. Мәдәният тикшеренүләренең үзенчәлекләреннән берсе – чикле булмавы, һәр тема буенча эшләү мөмкинлеге булуы. Шунлыктан, төрек мәдәниятен өйрәнүгә аеруча игътибар бирә башладык. Беренче тема итеп Арабеск музыка төрен тикшердек. Ләкин Төркиядә төрек мәдәниятен өйрәнүне Англия мәдәният мәркәзе һәм Америка хәбәрләр мәркәзе биргән карарлар нигезендәге платформада һәм алар боерган инглиз телендә алып бару миндә канәгатьсезлек тудырды. Миңа фикердәш булган кайбер иптәшләр белән бергә төрек дөньясы мәдәнияте буенча эшләргә теләгән бер төркем булдырып, җыелышларыбызны, хезмәтләребезне төрекчә алып барырга дигән карарга килдек. Шулай итеп, Төрек мәдәниятен өйрәнү үзәге барлыкка килде. Моны канунлаштырыр өчен рәсми органнарга мөрәҗәгать итеп, 2005 елның март аенда “Мәдәният тикшеренүләре” җәмгыяте буларак теркәлдек. Ләкин без инде моңа кадәр күп кенә чаралар оештырырга өлгергән идек. Төркиянең Урта көнчыгыш техник университетында тел мәсьәләсенә кагылышлы семинар оештырдык. 2000 елда Кәмәрдә “Мәдәният һәм заманчалаштыру” исемле симпозиумыбыз бик уңышлы үтте. Истанбулда “Мәдәният һәм кемлек”, Ван шәһәрендә “Төрек һәм төрки мәдәниятләр” дип аталган фәнни чаралар да - безнең хезмәтебез. Истанбулдагы симпозиум кечкенәрәк массштабта узды. Төркиядәге милләттәшләребез, кызганыч, бик кызыксыну күрсәтә алмадылар. Вандагы симпозиум, зур чара буларак, киң яңгыраш алды. Аны оештырганда, татар мәдәнияте - төрек мәдәниятенең бер өлеше, дип аерым секция булдырдык.

“Халыкара Идел-Урал тикшеренүләре” дип аталган симпозиумыбыз фән дөньясында зур игътибарга лаек булды. Икенче елны төрек галиме Тимур Коҗаоглу, аның дәвамы буларак, “Алтын Урда” дип исемләнгән 3 көнлек халыкара конференция оештырды. Гаяз Исхакыйның кызы, галимә Сәгадәт Чагатай тарафыннан корылган фонд әлеге чараның химаячысы булды. Секцияләрнең берсе “Идел-Урал тикшеренүләре” дип аталды. Анда профессор Надир Дәүләт һәм Татарстаннан килгән берничә галим татар телендә доклад укыдылар. Узган ел мәдәният тикшеренүләре җәмгыяте Идел-Урал төбәге белән бәйле тагын бер конференция оештыру турында карар алды һәм аны ноябрь аенда Татарстаннан, Финляндиядән, АКШтан, Голландиядән, Мәскәүдән килгән галимнәр катнашында Кютахия шәһәрендә уздырырга насыйп булды. Бер генә тикшеренүебез, бер генә фәнни чарабыз да татар тарихын, мәдәниятен читләтеп үтми.

- “Халыкара Идел-Урал тикшеренүләре” симпозиумының исеме белән бәйле төрле сүзләр ишетергә туры килде. Милләтче бер галимнең оныгы буларак нигә симпозиумны “Идел-Урал тикшеренүләре” дип түгел, “Волга-Урал тикшеренүләре” дип атадыгыз?

- Әйе, бу мәсьәләдә тәнкыйть ителдем. Ләкин Төркиядә берәр “Атлас” картасын ачып карагыз, бигрәк тә инглиз телендәге карталарда, анда “Волга” дип язылган. Төркиядә дә “Идел” дип түгел, “Волга” буларак беленә. Уку-укыту теле инглизчә булган Билкәнт университетында үткәрелгән симпозиумның исемен теләсәм дә, теләмәсәм дә “Волга-Урал” дип куярга мәҗбүр идем.

- Фәнни конференцияләр, симпозиумнар оештырганда Сезнең Бөтендөнья татарлар лигасы җитәкчесе буларак вазыйфаларыгыз алгы планга чыгамы?

- Әлбәттә. Милләттәшләребез арасында дәрәҗәле галимнәребезнең саны шактый. Алар белән элемтәләрне җылы тотарга омтылам. Фәнни чараларга теләп чакырам. Соңгы елларда татар яшьләре арасында белем дөньясына тартылучылар ишәйде. Безнең чараларны алар өчен чыныгу мәктәбе дияргә була. Моннан берничә ел элек сеңелем Гөлнур, Мәрмәрә университеты галимәсе Әминә Наскали белән берлектә, “Татарстан: кичә, бүген, иртәгә” дигән бер конференция оештырган иде. Анда без Татарстан, Россия галимнәреннән тыш, Америкада яшәүче милләттәшебез Юлай Шамилоглуны да чакырдык. Ачылыш докладын ул укыды. “Алтын Урда” халыкара конференциясендә дә катнашты. Шулай ук Гайшә Рорлих та без үткәргән конференцияләргә теләп катнашты.

- Татар халкының язмышы Сезне уйландырамы? Без 200-300 елдан соң да бер милләт буларак барлыгыбызны дәвам иттерә алырбызмы? Әллә Гаяз Исхакый әйткәнчә, безгә 200 елдан соң инкыйраз яныймы?

- Мин Сезгә шундый бер әйбер әйтим: моны мин түгел, Аурупалылар һәм французлар әйтә: “Татарлар, яһудләр кебек, милли аңнарын саклап калуны булдыралар һәм мәдәниятләрен, милли барлыкларын дәвам иттерә беләләр”. Мин татарларның юк булачакларына беркайчан да ышанмыйм. Минемчә, вәзгыять татарларга каршы түгел, киресенчә, аларның файдасына. Уңай шартларны көтәләр дип уйлыйм. Берләшкән милләтләр оешмасында хәтта Шәрык Тимурның байрагы урын алган икән, анда иң элек Татарстан байрагы җилфердәргә тиеш. Этик буларак гадел булмаган бу хәл киләчәктә төзәтелер дип өмет итәм.

- Төркиядәге һәм дөньядагы татарларның халәтен ничек бәялисез? Татарстаннан читтә яшәүче татарлар үзләрен ничек саклап кала алырлар?

- Төркиядә таркаулык бар. Соңгы вакытта моны һәркем аңлый башлады. Төркиядәге татарлар берләшергә тиеш. Татар җәмгыятьләренең бер конфедерация түбәсе астына җыелып, берлек оештырулары кирәк. Бүгенге көндә андый берлегебез юк: бер-беребезне танымыйбыз, кемнең нәрсә эшләгәнен белмибез, арабызда хәбәрсезлек бар. Куруһуюктә, Бөгрюдэликтә, Алашәһәрдә һәм башка калаларда татарлар яшәгәнлеге турында күптән түгел генә белеп алдык. Бу уңайдан Сабан туе бәйрәме безнең өчен очрашу, берләшү урынына әверелеп бара.

Мин дөньядагы башка татарларның халәте белән дә танышып барырга тырышам. Финляндия татарлары чын мәгънәсендә бер җәмгыять булып яшиләр. Ләкин анда фин кияүләре, фин киленнәре алу күзәтелә башлаган. Татар гаиләсенә финнар үтеп кергәч, кайбер нәрсәләр үзгәрә башлаган, татар ысулы, шәрык мәдәнияте арткы планга этәрелгәнлеге сизелә. Төркиядән яки Татарстаннан килен алу - алар өчен шатлык чыганагы. Фин татарлары барысы бергә берләшеп, Ислам җәмгыяте буларак оешканнар һәм көчле җәмгыять булып эшләп киләләр. Киләчәктә дә шулай дәвам итүләрен телим.
Америкадагы татарларны да көчле группа диясем килә. Тик, ике татар өчкә бүленә дигәндәй, андагы мәсьәлә - җәмгыятьләрнең күп булуы.
Дөнья тарихында критик мизгелләр була, андый вакытта чикләр яңадан сызыла. Әнә шундый очракта татарлар өчен мин әйбәт киләчәк күрергә телим фалымда.

- Татарстан-Төркия мәнәсәбәтләренә килсәк, Сез чикләрнең ябык вакытларын да күрдегез, бүгенге тормышны да беләсез. Ике ил арасындагы элемтәләр турындагы фикерләрегез нинди? Киләчәктә мөнәсәбәтләр ничек дәвам итәр яки ничек дәвам итәргә тиеш дип уйлыйсыз?

- Татарстан белән Төркия арасындагы элемтәләрнең якын узганы бик матур. Татарстан якларыннан Төркиягә килгән кешеләр зур, мәртәбәле урыннарга урнаштырылганнар, шул ук вакытта алар да тырыш хезмәт куйганнар. Рәшит Рәхмәти Араттан башлап, Сәгадәт Чагатайга кадәр, Йосыф Акчура, Садри Максуди кебекләрнең үтә җаваплылык таләп иткән вазыйфалары булган. Аларның эшчәнлекләре Төркия Җөмһуриятенең корылышына хезмәт иткән.

Җөмһурият корылгач, кайбер сәяси карарлар нигезендә Төркия үз теленә иң якын телне сөйләшә торган Әзербайҗанны да онытырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, Төркиядән читтәге төрки халыклар турында бер нәрсә белми торган яңа буын барлыкка килде. Күбебез “Төркестан” дигән атама белән таныш түгел. Аурупада төрекләрне, татарларны белүчеләр бик юк. Казанга барам, дигәч, ягъни Казакъстангамы, дип кайтарып сорыйлар. Аяныч. Шуңа күрә мин мөнәсәбәтләрнең тиз арада артачагы мәсьәләсендә оптимист түгел. Бу җәһәттән бер вакыйганы искә алып үтәсе килә. Билкәнт университетында эшләгән вакытта бер кичәдә Төркиянең элеккеге премьер-министры Бүләнт Әҗәвит белән очраштым. Янына барып, минем Сезнең белән татарлар турында сөйләшер өчен аеруча очрашасым килә, дигәч, ул, Кырым татарларымы, дип сорады. Минем, юк, Казан татарлары турында, дигәнемә ул, аптырап, берни аңышмаган кеше кебек йөземә карады. Кызганыч, элегрәк хәтта дәүләт эшлеклеләребез дә белми иде.
Төркиянең Татарстанга мөнәсәбәтен башка төрки җөмһуриятләр тышында күрмәскә кирәк. Татарстанга да теге яки бу төрки җөмһурияткә күрсәтелгән игътибар булырга тиеш.

- Татарстан татарлары турында фикерләрегезне беләсе иде...

- Аларның ана телләрен белеп бетермәүләрен әйтәсем килә. Татарча сөйләшергә омтылулары безнең кебек читтән килүчеләргә, гүя, бер бүләк. Безнең белән ике минут татарча сөйләшәләр дә, борылып, үзара русча гәп коралар. Минем, чит илдә тәрбияләнгәнгәнлектән, татарча сүз байлыгым бик аз, ләкин аларныкы да минекеннән артык түгел, - көндәлек тормышның аръягына чыга алмыйлар.

- Казанга нигез салынуга 1000 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чакырылган идегезме, бу тарихи вакыйга күңелегездә кайсы ягы белән истә калды?

- Бу бәйрәмне уртаклашуыма мин бик шат булдым. Үзебезне истәлекле чараның бер кисәге итеп хис итү бездә гүзәл тойгылар уятты. Берләштерүче, бөтенләштерүче рух хөкем итте бәйрәмдә. Искиткеч 3 көн уздырдык. Бик күп кеше белән очраштык, таныштык. Бәйрәмнән соң да китәсе килмәде, һәм мин кызым белән тагын бер атна тордым. Бу көнгә кадәр күрешергә насыйп булмаган туганнарым белән таныштым. Татарстанга сәяхәтебез кызым Нилюфәр Әрән өчен бик файдалы булды. Беренчедән, татарчасын шомартты, икенчедән, бәлеш, гөбәдия кебек татар ризыклары пешерергә өйрәнде. Программа кысаларында барырга өлгерә алмый калган музейларны иркенләп йөреп чыктык. Кайбер музейларның яңартылуы мине сөендерде. Элек Татарстан рәсем сәнгате музеендагы күренешләр мине бик борчуга салган иде. Анда беренче катта француз һәм рус рәссамнарының бик матур картиналары урнаштырылган, ә икенче катта зур бер залда татар сәнгате белән бәйле аз микъдарда әйберләр: бер почмакта - читек, икенче почмакта - бер-ике пар алка, арырак - бер рәсем, каршыда бер түбәтәй урын алган. Боларны күргәч, искәрмәстән, карагыз, руслар нинди мәдәни, картиналар төшерәләр, ә татарларның кулыннан менә болар гына килә, дигән ишарәне аңлар кебек буласың. Бу юлы андагы экспонатларның байлыгы, татар мәдәнияте белән бәйле үрнәкләрнең күплеге безне бик канәгатьләндерде. Тик Татарстан дәүләт музеенда кәеф бераз төште, анда Сөембикә белән бәйле ике генә рәсем булып, аның каравы Әби-патша Катеринаның рәсемнәре мул куелган.

- Сезне чорыбызның эшлекле, актив татар хатыны һәм галимә булудан тыш, узган гасырның оста сәясәтчесе Садри Максудинең оныгы буларак та таныйлар. Сезнеңчә, Садри Максудига Төркиядә тиешле игътибар биреләме? Күбрәк кайсы мохит искә ала?

- Садри Максудиның төрле яклары бар: беренчесе Ататөрек чорында ул милләт вәкиле (депутат) булган, икенчесе Төркия Җөмһуриятенең тел реформасын тормышка ашыручыларның иң башында торган, өченчесе Төрек тарих корылышының (Төрек тарих институты) яңабаштан формалашуында зур хезмәт куйган. Аеруча, аның “Мәгънәви васыятем” дигән “Миллият тойгыларның социологик нигезләре” дип аталган фәнни хезмәте зур әһәмияткә ия. Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кемаль Зәйбәк миңа “Мәгънәви васыятем”нең еллар буенча баш очы китабы булуы турында әйткән иде. Бабамның әлеге хезмәте бүген дә актуальлеген җуймый. Ул анда милләт булуның шартларын, нинди элементлар кирәклеген тәфсилләп аңлаткан.

Садри Максуди Арсалның тел белән бәйле фикерләре төрле даирәдә төрлечә кабул ителә. Ул төрек телендәге гарәпчә, фарсыча сүзләрнең алып ташлануын, төрек теленең саф төрекчә булуын яклап чыккан. Аның фикерләре белән Ататөрек тә килешкән. Ә милләтчеләр, хупларга тиеш кебек күренсәләр дә, бабаемның тел турындагы идеясен өнәп бетермиләр. Нигә? Чөнки традицияләргә, яшәп килә тоган гадәтләргә каршы килергә теләмиләр. Еллар уза, хәзерге Телеволе (күренекле шәхесләрнең шәхси тормышлары турында гайбәт телетапшыруы) мәдәниятендә башка нәрсәләргә игътибар арткан саен, Садри Максуди онытыла башлаган кебек. Ләкин, һич көтмәгәндә, аның элеккеге студентлары белән очрашырга туры килә, фикерләрен, хезмәтләрен сагынып искә алалар, үзен юксыналар. Төркиядә иске нәсел әле онытмаган, ә яңа нәсел аны белми.

Аның мең төрле нечкәлек белән булдырган милләтчелек теориясенең асыл мәгънәсе бүген Төркиядә җуелган, кызганыч, игътибардан еракта калган. Бит Садри Максуди Арсал 1931 елда Төрек тарих корылышын корып, Төркия җөмһуриятенең рәсми тарих нигезен булдырган төркемдә урын алган. Бенедикт Андерсон әйткәнчә, әлеге состав яңа җәмгыять төзүгә хезмәт иткән. Төркия җөмһүрияте корылганчыга кадәр шәригать хокукы патшалык сөргән җәмгыятькә ул Төрек хокукы тарихын язып бүләк итүче. Хокук мәктәбен корып, төрек дәүләтенең көнбатыш хокук нигезен булдыруы белән дә онытылмас бер шәхес.

-Гамьле һәм ямьле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Гөнүл ханым. Теләк-ниятләрегезнең чынга ашуын телим.

Әңгәмәне Рушания АЛТАЙ үткәрде.
Төркия, Истанбул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100