Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әңгәмәдәш//«ХАЛЫКТАН ЧЫККАН ДИПЛОМАТ», 22 декабрь, №52
Бүгенге әңгәмәдәшебез — Франциядә татар телен танытучы, Татарстанда француз телен пропагандалаучы Казан дәүләт университетының француз теле кафедрасы җитәкчесе Эльмира ХӘБИБУЛЛИНА.

— Эльмира ханым, белүемчә, Сез — Казан кызы. Күңел төпкелләрендә башкала ничек булып уелып калган? Бүгенге Казан Сездә нинди хисләр уята?
— Әйе, мин Казанда туып үстем. Аның данлы тарихы белән горурланам, киләчәге матур булсын дигән теләктә яшим. Әмма каланың бүгенгесе мине әллә ни куандырмый. Чөнки Казан шулкадәр үзгәрде ки, хәтта балачак хатирәләрендәге шәһәр кайдадыр томан эчендә калды кебек. Әлбәттә, хәзер барысы да матур, зиннәт- ле, бай итеп эшләнә. Шулай да, миндә һәм миннән өлкәнрәк буында безнең өчен бик якын булган Иске Казанның бер почмагын гына булса да саклап калу теләге зур. Уналты яшемә кадәр яшәгән Бехтерев урамы, Менжинский клубы, 70 нче елларда әбием һәм әнием белән зур чиратларда басып торган “Миру-мир” кибете миңа бик кадерле. Тельман урамы, Ирек мәйданындагы розалар әле дә хәтеремдә...
Хәзерге Казан исә заманча Төркия стилендә төзелгән. Мин бу стильне бераз гына булса да йомшартыбрак җибәрер идем. Әлбәттә, бөтен дөньяга билгеле булган олуг һәм мәһабәт мәчетләрнең берсе — күркәм Кол Шәриф мәчетенә бернинди дәгъвам юк. Ләкин шул ук вакытта Сөембикә манарасын да онытып җибәрергә ярамый. Аның чалымнарының ничек шома һәм тигез икәнлегенә игътибар итегез әле. Сөембикә манарасы, Пиза манарасы кебек авыш булса да, борынгы Казанның символына әверелергә тиеш.
Мин үземнең 1000 еллык башкала турындагы китабымда да Сөембикә-ханбикә турында язам, анда балет өчен либреттога сюжет та тәкъдим итәм. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә “Сага о Казанской царице” яки “Казан ханбикәсе” дигән әсәр куясым килә. Әле бу гына түгел, Франциядә яшәгәндә мин француз режиссерларына башкалабыз, Президентыбыз Минтимер Шәймиев эшчәнлеге турында сөйләгән идем. Аларны туган ягыбыз тарихы бик кызыксындырды: спектакль өчен сюжет язуымны үтенделәр. Мин анда Сөембикә-ханбикә Ногайдан Казан ханлыгына килгәч алып барылган төзелешләр һәм Кол Шәриф мәчетен сафка бастыру күренешләрен “уйнатам”. Хәзер француз телендә языла торган бу әсәрне татар музыкасы белән сугарасым, аны бөтен дөньяга таратасым килә. Чөнки Татарстан — түземлелек принципларына таянып яшәүче республика.
— Француз теле дигәннән, бу тел сезне нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?
— Кечкенәдән үк миңа әнием француз язучысы Виктор Гюгоның балалар турындагы хикәяләрен укый иде. Мин — әсәр геройлары бәләкәй Клозетта, Гаврошлар белән, ә апаларым француз музыкасы һәм актерлар белән мавыгып киттек. Аннан соң экраннарга төп рольдә чыгышы белән француз булган Марина Влади уйнаган “Сихерче” дигән француз фильмы чыкты. Француз теле татар теле кебек көйле тел бит ул. Шуңа күрә бу телне сайладым да инде. Казан педагогика институтында укыганда “Идел” халыкара яшьләр лагеренда французлар белән очрашып сөйләшкән бар иде. Ә инде 1978 елда, институтны тәмамлагач, мине Казан дәүләт университетында Франция — Россия дуслыгы секциясе рәисе итеп билгеләделәр.
— Ә Франциягә баруыгыз ничек булды?
— Француз телен өйрәнүчеләр, бигрәк тә укытучылар, һәрвакыт бу илгә эләгү, бу телдә аралашучыларны ишетү, алар кебек сөйләшү теләге белән яна инде ул. Миңа 1993 елда II француз музыкасы фестивален үткәрергә насыйп булды. Анда Франция илчелегеннән килгән вәкилләр дә катнашты. Алар өчен Татарстанга беренче килү, чит ил кешеләре өчен элек ябык шәһәр булган Казанны беренче тапкыр ачу иде бу. Фестивальдә минем студентларым беренче урыннарны яулады һәм Франциягә барырга чакыру алды. Президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән, алар Франциядә булып кайтты. Бу сәфәрдән соң французлар эшемә рәхмәт белдереп, мине дә үзләренә эшкә чакырды. Ул чакта мин Мәгариф министрлыгында Франциягә барырга теләүчеләр исемлегендә тора идем.
— Сез Франциядә өч ел урынына дүрт ел эшләп кайткансыз...
— Мин андагы татарлар ярдәмендә Франция һәм Татарстанның икътисади үсеш ассоциациясен оештырдым, аның президенты булып тордым. Казаннан студентлар, филармония һәм консерватория артистларын алып килеп, дүрт тапкыр рус теле, бер тапкыр татар теле һәм мәдәнияте фестивальләре үткәрдем.
Аннан соң, мин француз төркемнәрендә элеккеге танылган рус аристократларыннан Шереметьев, Болконский, Лопухин, Чертков, Оболенскийлар нәселен дәвам итүчеләргә рус телен дә өйрәттем. Алар бик рәхмәтле булып калдылар. Шул ук вакытта Франциянең Көнчыгыш телләр һәм көнчыгыш цивилизацияләр институтында татар теленнән дәресләр бирдем. Иң куанычлысы шул: анда хәзер дә, 84 нче көнчыгыш теле һәм цивилизациясе буларак, татар теле укытыла. Әлеге институтта татар халкы тарихына кагылышлы француз телендәге чыганакларны өйрәндем. Аннан соң Франциянең Милли китапханәсендә һәм Германиядәге Гиссен университеты китапханәсендә немец, венгр, монгол, болгар басмалары һәм дәреслекләреннән халкыбызга хас булган яңа мәгълүматлар таптым. Эзлә- нүләр нәтиҗәсендә француз һәм рус телләрендә татар халкының каян килеп чыгуы турындагы хезмәтләрем дөнья күрде.
— Бөтентатар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын үткәрү чараларында өлешчә Сез дә катнашкансыз икән...
— Әйе, Франциядә эшләгәндә миңа, ул чактагы Казан мэры Камил Исхаков кушуы буенча, 1000 еллык турындагы ахыргы документларны илтеп тапшыру бәхете тиде. Документларны тапшыру вакыты бетәргә ике көн кала, консуллыкта да, илчелектә дә булдым, ул чакта миңа барлык элемтәләремне файдаланырга туры килде.
Аннан соң, 2001 елның 21 июнендә, Казан Кремленә ЮНЕСКО билгеләрен тапшыру тантанасында тәрҗемәче буларак катнаштым. Кремль янында ЮНЕСКОның мәдәни мирас буенча вице-президенты Мөнир Бушенакиның чыгышын тәрҗемә иттем, соңыннан аны, Казандагы сәфәре вакытында, озатып йөрдем. Шуннан бирле Мөнир әфәнде һәм аның хәләл җефете Латыйфа ханым белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклыйбыз.
— Татар теле һәм француз теле темасын дәвам итеп, сез эшләгән рус-татар-француз сүзлекләренә дә тукталыйк әле.
— Бу өлкәдә минем йөзгә якын хезмәтләрем бар. Аларның яртысы — уртак эшләр. Рус-татар-француз, татарча-французча-русча сүзлекләр басылып чыкты, хәзер инде зур французча-русча-татарча сүзлек тә әзер. Башта мин рус телендә — төрки сүзләрне, яңа сүзлектә француз телендә ориенталистиканы тикшердем. Сүзлектә кереш сүзне — татар халкы турындагы язманы өч телдә яздым. Докторлык диссертациясендә дә шушы телләрне чагыштырып өйрәнгән, уртак һәм үзенчәлекле якларны барлаган идем. Нәтиҗәдә, мин телләрнең бер-берсенә йогынтысы көчәя баруны расладым. Гумилев әйткәнчә, генетик яктан без барыбыз да бер тамырдан һәм бер-беребезгә бәйле.
— Үзегезне Татарстанны Франциядә танытучы дип әйтә аласызмы?
— Әйе, бу хакта француз газеталары да язды. Алар мине: “Халыктан чыккан дипломат”, — дип бәяләде. Без Франциядә татар телен популярлаштырабыз. 1997 елда Франциядән кайткач, миңа ике ел дәвамында университетта француз теле кафедрасы ачу өчен хәйран тырышырга туры килде. Хәзер инде кафедра үсеп китте: 4 аспирант, 6 фәнни дәрәҗә алырга теләүче, 3 докторантыбыз бар. Без Франция һәм Татарстан файдасына эшлибез. Студентларымның тикшеренүләре француз һәм татар телен чагыштырып өйрәнүгә нигезләнгән. Ул кафедраның үзенчәлекле эш юнәлеше булып тора.
Сөйләшүне Римма ГАТИНА язып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз