news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлзада Сафиуллина: Илһам Шакиров җырларын өйрәнергә кирәк

Җырчы репертуары радио-телевидениедә күбрәк яңгырарга тиеш.

Гөлзада Сафиуллина: Илһам Шакиров җырларын өйрәнергә кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Гөлзада Сафиуллина һәр ел саен мәктәпләрдә Илһам Шакировның берәр җырын өйрәтергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул «Мәрҗәни» мәчетендә Илһам Шакировны искә калу кичәсендә «Татар-информ»га әйтте.

«Быел без кемне югалтканыбызны аңладык шикелле. Мин бик күп еллар Илһам Шакиров белән бергә эшләдем. Шуңа күрә аның милләт өчен йөрәгенең ничек әрнегәнен, халык өчен янганын бик яхшы беләм», — ди Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина.

«Быел, Аллага шөкер, Илһам абый исеме белән „Татар моңы“ фестивален атадылар. Бүген менә бөтен татар интеллигенциясе, дин әһелләре белән җыелышып аның ел ашын уздырабыз. Халык Илһам Шакировны онытырга бирмәс», — ди җырчы.

Илһам Шакировның репертуарын һәрдаим радио-телевидениегә, интернетка һәм мәктәп программаларына кертергә кирәк, дип саный Гөлзада Сафиуллина.

«Мәктәпләрдә балалар елына бер генә җыр өйрәнсәләр дә яхшы булыр иде, шул вакытта легендабыз онытылмас, яшь буын өйрәнеп үсәр иде», — диде Татар халык артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100