Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Гөлзадә» балалар һәм яшьләр студиясе милли моңнарыбызны саклау юнәлешендә эш алып бара
«Гөлзадә» балалар һәм яшьләр студиясе милли моңнарыбызны саклау юнәлешендә эш алып бара
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казандагы «Гөлзадә» балалар һәм яшьләр студиясе әдәби-музыкаль һәм рухи мирасыбызны кайтару буенча махсус программа бастырып чыгарырга җыена. Әлеге юнәлештә инде шактый материаллар да тупланган.
Талантлы балаларны үзенә туплаган бу студия күптән түгел генә ачылды. Шулай булуга да карамастан, анда йөрүчеләр инде үзләрен милли моңны һәм рухи мирасыбызны башкаларга җиткерү өлкәсендә дә танытырга да өлгерде. Шунысын да әйтергә кирәк: бирегә йөрүче балаларның күбесе – Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина кул астында иҗат итүчеләр. Остазларыннан һәм бергә-бергә шактый вакыт аралашкан дусларыннан аерыласы килмәгәнлектән, алар «Рух» дип аталган балалар ансамбленә берләште.
«Бездә консерватория һәм тирән музыкаль белем бирә алырдай музыка училищесы бар. Әмма аларның берсендә дә милли вокалның сакланганы юк. Безнең тарафтан балалар өчен төзелгән бу студия милли моңыбызны кайтару нияте белән эшләнде һәм анда милли традицияләребез сагында торучы фольклор галимнәре һәм җырчылар тупланды», - дип белдерде студиянең җитәкчесе Гөлзадә Сафиуллина. Моннан тыш ул студиянең уңышлары белән дә уртаклашты.
Бүгенге көндә «Гөлзадә» балалар һәм яшьләр студиясе Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк чараларга әзерлек эшләре алып бара. 30 августта булачак тантанада алар милли традицияләребезне театральләштерелгән формада күрсәтергә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз