news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гөлстан» мәдрәсәсе Ислам университеты филиалына әвереләчәк

«Гөлстан» мәдрәсәсе Ислам университеты филиалына әвереләчәк

(Ульяновски, 24 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова).Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов әйтүенчә, Шыгырданда эшләп килүче мәдрәсә Ислам университетының филиалы сыйфатында үзгәртеләчәк. Анда Мәскәүдән Аттестация комиссиясе килүен көтәләр икән.

Мәдрәсәдә бүген 16 шәкерт укый һәм аларны 4 мөгаллим укыта. Әлбир хәзрәт әйтүенчә, Чуашстанда мәдрәсәдән тыш та яшьләр арасында дини тәрбия чаралары күрелә. 14 авыл һәм шәһәрләрдә Ислам нигезләрен өйрәнүгә 450 гә якын кеше җәлеп ителгән. Мөфти белдерүенчә, авыл мәчетләрендә яңа чаралар да кулланыла башлаган. Мәсәлән, республиканың 5 авылында 20-50 яшьлек эшчән, сүзләре үтә торган, абруйлы һәм ышанычлы егетләрне җыеп, аена өч-дүрт тапкыр мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышулар оештырыла. Һәр очрашу “Нәрсә ул Ислам терроризмы?”, “Дин тотуның тышкы формасы һәм Иман” кебек аерым темаларга багышлана.

Бу җыеннарны шартлы рәвештә “Мөселман клубы” дип тә атарга була, ди Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов.

news_right_1
news_right_2
news_bot