Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэты беренче тапкыр Мәскәүдә концерт куя
«Ваһапов» фестивале лауреатлары иң яхшы һәм яңа җырларын, халык композицияләрен башкарачак, кунаклар белән интерактив уеннар уздырачак.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 24 февральдә Мәскәүдә Зуев исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале лауреатлары — Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовның беренче концерты булачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дуэт үзенең иң яхшы һәм яңа җырларын, халык композицияләрен башкарачак, тамашачылар белән интерактив уеннар оештырачак. Кичәдә катнашучылар яшь гаиләне яңа тормыш башлаулары белән шәхсән котлый алачак.
«Туйның 5 нче коне» концерт программасында шулай ук Ваһапов фестивале лауреатлары Ранис Габбазов, Зәлилә һәм башкалар катнашачак. Концерт кичке алтыда башланачак.
Гөлсирин Абдуллина Мамадыш районында туган. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаганнан соң, 2014 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Винера Ганиева сыйныфына укырга керә.
2013 елда Гөлсирин Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты булды.
Азат Абитов Чувашия Республикасында туган. Аның балачагы иҗади мохиттә узган, әнисе музыка мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ә әтисе — иҗат йортында.
Азатның өч югары белеме бар. 2015 елда Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз