news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Нигъмәтуллина Конституциягә төзәтмә турында: Гаилә - өстенлекле һәм милли идея

Илнең төп документына кертелә торган төзәтмәләр турындагы законда гаилә кыйммәтләрен саклау, балалар турында кайгырту искәртелә.

Гөлшат Нигъмәтуллина Конституциягә төзәтмә турында: Гаилә - өстенлекле һәм милли идея
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Балалар һәм гаилә турында кайгыртуны иң мөһим дәүләт бурычы итеп Россия Конституциясендә беркетү ил үсешенең милли идеясен һәм өстенлекләрен чагылдыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина әйтте.

«Гаиләгә кагыла торган һәр нәрсә дәүләт өчен приоритет булып тора. Бу - Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында төп тема, ә аннан соң милли идея булды. Гаилә дәүләт өчен приоритет һәм нигез булып тора», - дип искәртте Нигъмәтуллина.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә, дәүләт балаларның һәрьяклап рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә, патриотизм, гражданлык һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итүче шартлар тудырачак. Дәүләт, гаилә тәрбиясенең өстенлеген тәэмин итеп, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга карата бурычларны үз өстенә ала. Илнең төп документында шулай ук ир-ат һәм хатын-кыз берлеге буларак никахны саклауны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген беркетәчәкләр.

Конституцияне үзгәртү өлешендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләре гомумроссиянеке белән туры килә, диде Гөлшат Нигъмәтуллина. Әмма кайбер күрсәткечләрдә Татарстан Россиянең башка төбәкләрен республикада гамәлгә ашырыла торган аерым ярдәм чаралары буенча узып китә.

«Татарстан безнең илдә гамәлгә ашырыла торган барлык демографик проектларда да актив катнаша. Мин, безнең [бу мәсьәләдә] Россия Федерациясе приоритетларыннан аермалы мәнфәгатьләребез юктыр, дип уйлыйм. Тулаем алганда, безнең статистика буенча, Россиянең башка субъектларына караганда тенденция күпкә яхшырак: никах һәм тууны теркәү буенча бездә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Димәк, Татарстанда күрелә торган чаралар үз нәтиҗәләрен бирә», - диде Нигъмәтуллина.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100