news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Галиуллина: Бикә Рәхимова татар теленең яклауга мохтаҗ булуы турында искәртә иде

Галимә шагыйрәнең татар теленә бөтен яшәеше белән хәзмәт итүен билгеләп узды.

Гөлшат Галиуллина: Бикә Рәхимова татар теленең яклауга мохтаҗ булуы турында искәртә иде
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шагыйрә Бикә Рәхимова татар теленең яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулуга багышланган “Бакый сагыш” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.

“Бикә ханым иҗаты белән генә түгел, бөтен яшәеше белән телебезгә хезмәт итте. Шигъри телендә, публицистикасында һәм студентлар белән онытылмас очрашуларда ул һәрвакыт татар теленең бөеклеге, шул ук вакытта аның нәзберек, яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килде”, - диде ул.

Гөлшат Галиуллина Бикә Рәхимованың иҗатында күтәрелгән төп өч мәсьәләгә тукталып үтте. “Беренчедән, телдә алынмаларның кулланылуы. Аныңча, чит телдән кергән сүзләр “чит” дип кычкырып тормасын өчен, татар теле белән язылса гына, ул безнеке була. Икенчедән, диалект, сөйләш сүзләрен телгә күбрәк кертү”, - диде ул.

“Өченчедән, телне куллану. Бикә апа һәр татар кешесе туган телен кулланырга, һәрдаим телендә йөртергә тиеш, дигән фикерне әйтеп килде. Бикә апаның әйткән сүзләре һәр татар кешесенең тормыш байрагы булырга тиеш дип саныйм”, - дип сөйләде Гөлшат Галиуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100