news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнур Даутова: Германиядә алманнар “Мулла” фильмын елап карады

Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Татарстанда төшерелгән татар фильмы октябрьдә Европа шәһәрләрендә күрсәтелә.

Гөлнур Даутова: Германиядә алманнар “Мулла” фильмын елап карады
Гөлнур Даутова

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмын Европа шәһәрләрендә күрсәтү дәвам итә. Франкфурт-на-Майне шәһәрендә аны алманнар елап караган. Бу хакта “Татар-информ”га татар хатын-кызларының “Ханым” халыкара берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова сөйләде.

Гөлнар ханым сүзләренчә, быел җәй Лейпциг шәһәрендә Сабан туен уздырганда, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән “Мулла” фильмын Европа тамашачысына күрсәтү теләге туган.

“Мин Туфан Миңнуллин иҗатын яратам, әмма Татарстанга еш кайта алмый, театрда куелган спектакльләрен карап бара алмый идем. 2018 елда татарча нәфис фильм төшерелүен ишеткәч, аны карыйсым һәм Европа халкына, биредә яшәүче татарларга да күрсәтәсе килде”, – диде ул. Бу тәкъдим күп кенә татар җәмгыятьләре хуплаган.

“Мулла” фильмын Германиянең Берлин һәм Франкфурт шәһәрләрендә карадылар. Бу атнада Швейцариянең – Женева, Австриянең – Вена, Чехиянең Прага калаларында күрсәтеләчәк. Фильмны Европа тамашачысына тәкъдим итүдә фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин да катнаша. “Италиядә һәм Балтыйк буе илләре дә теләк белдергән иде, әмма аларда оештырырга өлгермәдек”, – ди Гөлнур Даутова.

“Ханым” оешмасы 2018 елда теркәлгән. “Без – Европада яшәүче татарлар – үзара аралашу өчен төрле милли-мәдәни чаралар уздырабыз. Шулай ук Европа халкын татарлар, Татарстан сәнгате белән таныштырабыз. “Мулла” фильмын алман, әрмән, төрек, азәрбайҗаннар кызыксынып карады. Германиядә яшәүче татарлар, хәтта Бельгиядән дә махсус килделәр”, – ди Гөлнур ханым.

“Мәдәни чараларга 15 кеше җыела алсак та – зур казаныш. Ә фильмны карарга 40тан артык кеше җыелды. Кафе залында бөтен кешегә дә урын булсын өчен урындыклар эзләргә туры килде. Кырыс, сабыр холыклы алманнар да елап карады, бу – күп нәрсә турында сөйли”, – ди Гөлнур Даутова. Фильмга русча һәм алманча субтитрлар тәкъдим ителгән

“Фильм Россия русларның гына түгел, татар һәм башка милләтләрнең дә тарихи Ватаны булуын күрсәтә. Ул үзгәртеп кору елларыннан соң җәмгыятьнең тормыш кыйммәтләрен эзләве турында сөйли. Ислам диненең миһербанлы дин булуын аңлата. Ул Голливуд фильмы түгел, ә уйландыра торган әсәр. Тамашачылар бик канәгать калды”, - дип сөйләде “Ханым” берлеге җитәкчесе.

Фильмны карарга килүчеләр Гөлнур ханымга татарларның заманча мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыра торган кичәләрне ешрак үткәрергә сораган. “Киләчәктә Европада яшәүче татарлар белән күбрәк илләрне һәм шәһәрләрне колачлаган мәдәни чаралар оештырырга телибез”, – диде ул.

Татарча белгән алман кешесе Андреас Сёресен “Мулла” фильмын бик ошаткан. Г.Даутова видеосы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100