news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлнора Гатина белән Айдар Сөләйманов Италиядә стажировка үткән

Артистлар Италиянең Манчинелли опера театрында Беллининың «Сомнамбула» операсында җырлаганнар.

Гөлнора Гатина белән Айдар Сөләйманов Италиядә стажировка үткән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырчылары Гөлнора Гатина белән Айдар Сөләйманов кичә Италиянең Манчинелли (Mancinelli) опера театрында Беллининың «Сомнамбула» операсында җырлаганнар. “Бу безнең стажировка иде. Без Гульнора белән бергә бер ай дәвамында дәресләр алдык. Үзебездә үсеш сизәбез. Әлбәттә, нәтиҗәсе булачак”, - диде Айдар Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айдар Сөләйманов Гөлнора Гатинаның төп рольләрнең берсен башкаруын әйтте. Опера бүген тагын бер кат тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Артистлар стажировканы Италиянең Орвието шәһәрендә үткәннәр. Опера лабораториясенең җитәкчеләре – Италиянең танылган дирижерлары Маурицио Арена һәм Витторио Паризи.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot