news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Солтанова татарча җырлап халыкара музыка фестивалендә беренче урын яулаган

Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә игълан итә.

Гөлназ Солтанова татарча җырлап халыкара музыка фестивалендә беренче урын яулаган
Рамиль Гали

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстан җырчысы Гөлназ Солтанова Молдова республикасында узган “Ике игезәк йөрәк” исемле эстрада музыкасы халыкара фестивалендә “Тыңла әле" җыры һәм румын телендә башкарылган җыр белән беренче урынга лаек булды. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә игълан итә.

“Узган ел мин Алушта халыкара җыр бәйгесендә беренче урын алдым. Молдавия илчесе мине шунда күреп алып, ике фестивальдә катнашырга тәкъдим итте. Шуларның берсе “Ике игезәк йөрәк” фестивале күңелемә якынрак булды. Бәлки оркестр белән җырларга теләгем зур булганга күрәдер”, дип хәбәр итте Гөлназ Солтанова “Татар-информ” агентлыгына.

Халыкара фестиваль ел саен Дойна һәм Иона Алдя-Теодорович истәлегенә багышланып Кишинев шәһәрендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100