news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Сәфәрова һәм Ләйсән Хаҗиева “милли пәрәмәч”кә әверелмичә милли киенү серен ачты

Модельер Ләйсән Хаҗиева "Ләйсән сәйләннәре" исемле кичәдә милли кием коллекцияләре тәкъдим итә.

Гөлназ Сәфәрова һәм Ләйсән Хаҗиева “милли пәрәмәч”кә әверелмичә милли киенү серен ачты
Султан Исхаков

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда милли киемгә тартылу тенденциясе башланды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында модельер Ләйсән Хаҗиеваның “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясенә катнашучылар милли киемнең милләт буларак сакланудагы ролен билгеләп үттеләр һәм милли кием кию перспективаларын күзалладылар.

Татар эстрадасы вәкиле Гөлназ Сәфәрова миллилеккә тартылуның хәтта чәчәк сатканда да күренүен әйтеп узды: “Чәчәкне дә милли орнаментлы кәгазькә төреп бирергә тырышалар. Клатчлар, сумкалар, алкалар эшлиләр, милли киемнәр дә киң таралыш ала башлады, - ди ул. - Милли традицияләрне белүне кием белән ассызыклау кирәк”.

Шулай да Гөлназ милли кием мәсьәләсендә арттырып җибәрмәү кирәклеген билгеләп узды: “Татар киеме дигәч без бала итәкле күлмәкне күз алдына китерәбез. Әмма анысын бит, тарих буенча карасак, хезмәтчеләр кигән. Яки без “милли пәрәмәч” булып киенеп бетәбез, калфагы да бар анда, күлмәге дә киелгән, чулпысы да тагылган, читеге дә чигелгән. Милли кием дигәч, хәзер стилизация күз алдында тотыла, ягъни, бер элементын куллану. Минем татар телен оныткан яшьтәшләрем дә “наша” дип шундый милли аксессуарларга тартылалар. Шуның аша татар милләтенә якын киләләр. Без кешеләргә үрнәк күрсәтеп, шушы массаны үзебез артыбыздан тартырга тиешбез”, - ди ул.

Дөрес, Зөлфәт Зиннуров үзләренең тырышуы гына массаларны тарта алмаячак дигән фикердә, ул җитәкчеләр милли кием кисә генә халык тартылачагын әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халык шагыйре Разил Вәлиев дәүләт хезмәткәрләренең дә махсус формасы һәм аларда да милли элемент булырга тиеш дигән фикердә. “Татарстан делегациясе чит илләргә чыкканда да махсус костюм кия икән, аерылып торыр иде. Бик күп илләрдә бу нәрсә бар”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына милли кием темасына багышланган матбугат конференциясенә килгән дүрт спикерның икесендә генә милли аксессуар – Гөлназ Сәфәровада стилизацияләнгән алкалар, Ләйсән Хаҗиевада әбисенең милли муенсалары бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100