news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Миньязова «Хокук һәм хаклык» тапшыруы турында: Халык хокукый яклауга мохтаҗ

«Бу тапшыру белән халыкны кануннарга игътибар итәргә, хокукларны белергә өйрәтә башладык», — диде алып баручы.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Тәртип» радиосының «Хокук һәм хаклык» тапшыруы алып баручысы Гөлназ Миньязова юридик өлкәсендәге кануннарны белү, үз-үзеңне хокукый яктан яклау һәр кеше өчен дә кирәк булуын әйтте.

«Кайда гына эшләсәм дә, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бүгенге көндә үзеңне якларга өйрәнү, юридик өлкәдәге кануннарны белү беркемгә дә комачауламас иде. Халык хокукый яклауга мохтаҗ», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Тыңлаучылар Гөлназ Миньязовага рәхмәт сүзләре юллаган. «Тапшыруны 30-35 минутта эшлибез. Юрист, адвокат, төрле ведомство вәкилләре, социаль яклау, пенсия фонды һ.б. белгечләрне чакырабыз. Казан белән генә чикләнмичә, төрле районнардан да белгечләрне чакырырга, социаль ипотека турында да сөйләшүләрне кирәк дип саныйбыз», — ди ул.

«Бу тапшыру белән халыкны кануннарга игътибар итәргә, хокукларны белергә өйрәтә башладык. Халыктан килгән хатларның берсен дә ташламадым, барысы да саклана. Проектның дәвамлы булуын теләдем. Юридик һөнәрең һәм сөйләү осталыгың да бар икән, нигә әле кешегә ярдәм итмәскә?! Без тыңлаучы өчен хезмәт итәбез», — диде алып баручы.

Гөлназ Юристлар ассоциациясе белән элемтәгә кереп, аның ул вакыттагы җитәкчесе Илнар Гыйрфанов белән сөйләшеп, «Болгар» радиосында тапшыру башлап җибәргәнен искә алды. «Иң рейтинглы тапшыруларның берсе булды ул. Алты ел дәвамында бер туры эфирда 17шәр кешегә ярдәм итә идек», — диде ул.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева тапшыру барышында тыңлаучылардан күп сораулар килеп ирешүе турында әйтте. «Тапшыруның ни дәрәҗәдә кирәк икәнен аңладым», — ди ул.

«Хокук һәм хаклык» тапшыруы һәр сишәмбе 17.15 сәгатьтә туры эфирда бара. Кабатлау дүшәмбе 14.30 сәгатьтә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100