Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлназ Мөхәммәт: Яучылык эше кызыклы булса да, ул бер дә җиңел түгел
Яучы бу эшне бар кеше дә башкара алмавын һәм үзенең Россия күләмендә эшләүче башка кешеләрнең дә тәҗрибәсен өйрәнүен дә әйтте.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина, Рәмис Латыйпов). Яучылыкка кызык, җиңел эш дип кызыгып тотыналар да, соңрак моны ташлыйлар, чөнки кызыклы булса да, ул бер дә җиңел түгел. Татарстанда яучылык белән 7 елдан артык шөгыльләнүче Гөлназ Мөхәммәт “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда шулай дип белдерде.
“Күп кенә олырак ханымнар яучы булып киләләр, әмма эшләп китә алмыйлар. Башта җиңел, кызык дип кызыгалар, ә соңрак моны ташлыйлар, чөнки бу эшне башкарганда, кешенең тышкы кыяфәтен генә өйрәнеп калмыйча, аның эченә керергә, психологиясен өйрәнергә кирәк. Ялгызлар – проблемалы кешеләр. Аларның төрле чагы, күңел төшенкелегенә бирелгән чаклары була. Шул вакытта психологик осталыгыңны кулланырга тиеш буласың. Бу кеше ни дәрәҗәдә синең ярдәмеңә мохтаҗ булуга читтән торып карарга, аңа ярдәм итәргә кирәк. Моны бөтен кеше дә булдыра алмый”, - дип саный Гөлназ Мөхәммәт.
Яучы һәр елны төрле яшь категорияләренең һәркайсы буенча 100ләп кеше анкетасы тупланган альбом ясалуын әйтте. “Мин, мәсәлән, кеше бездә теркәлүгә эшне башлап җибәрәм. Альбомны ачып күрсәтә башлыйм – бусы ошыймы, ничегрәк, дип сораштырам. Гадәттә, бер-икесен күрсәткәннән соң, нинди кыяфәттә, нинди характердагы кеше ошаганын чамалап алам. Аннары теге кешенең дә нәрсә теләгәнлеге исемә төшә”, - дип сөйләде Гөлназ Мөхәммәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз