news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Мөгътәсимова «Татарча диктант»та еш очрый торган хаталарны атады

Мөгаллим сүзләренчә, «о» белән «ө» һәм «ң» белән «н» авазларын бутап язучылар бар.

Гөлназ Мөгътәсимова  «Татарча диктант»та еш очрый торган хаталарны атады
Солтан Исхаков

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова «Татарча диктант» акциясендә узган елда иң күп кабатланган хаталарны әйтте.

«О» белән «ө» авазларын бутаганнар. Мәсәлән, йөрәк сүзен «йорак», өйне «ой» дип язганнар. Гөрелте сүзен күп кеше гөрелде дип язган. Кайберәүләр табигать сүзендә нечкәлек билгесен төшереп калдырган. «Ң» авазын «н» белән язучылар бар: «карангы», «җинү» дип ялгыш язганнар», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

КФУ доценты тагын бер еш очраган хата турында сөйләде. «Ишегалды» сүзен «ишек алды» дип биргәннәр. Болар икесе ике мәгънәне аңлата. Ишегалды — кушма сүз, ишек алды — сүзтезмә. Бәлкем, мәгънәсен аңламаганнардыр», — дип фаразлады ул.

«Шулай ук, кирәкмәгән урында өтерләр куйганнар. Аерымланган хәлләр, кереш сүзләрне өтер белән аерырга онытучылар да бихисап», — дип билгеләп үтте Гөлназ Мөгътәсимова.

Узган ел Нәби Дәүли, Ибраһим Гази, Афзал Шамов текстларын алганнар иде. «Күбесенчә „бишле“, „дүртле“ билгеләре бар. Бераз гына „өчле“ һәм „икеле“ билгеләре дә очрый. Киңәшләшеп алганнан соң, быел „икеле“ билгесен куймаска сөйләштек», — ди ул.

Аның әйтүенчә, быел Ибраһим Сәлаховның «Томаннарга төренгән яшьлек турында», Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмалары һәм «Туган ягым — яшел бишек» повестеннән өзекләр сайлаганнар. «Алар бер-берсеннән грамматик, пунктуацион яктан аерыла һәм төрле төбәкләр өчен каралган», — диде доцент.

«Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала, чара түләүсез һәм ирекле. Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar сайтында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100