news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Исмәгыйлеваны Пакистан каллиграфы оста каллиграф буларак бәяли

Пакистан каллиграфы Абдул Рәшид Баттның хәзерге вакытта Казанда ике укучысы бар.

Гөлназ Исмәгыйлеваны Пакистан каллиграфы оста каллиграф буларак бәяли
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Пакистан каллиграфы Абдул Рәшид Батт тәрҗемәче, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлеваны Россиядә зур каллиграф буларак танылачак дип саный. Абдул Рәшид Баттның хәзерге вакытта Казанда ике укучысы бар. Пакистан каллиграфы бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Каллиграф Россиядә матур язу осталары белән таныш булуын әйтте. “Без Россия каллиграфларын беләбез. Күп еллар дәвамында төрле халыкара ярышларда очрашабыз. Беренче мәртәбә мин 1996-1997 елларда Техран каласында узган халыкара каллиграфия фестивалендә Владимир Попов исемле каллиграф белән очраштым. Ул казанлы, өлкән яшьтәге кеше. 1996 елда икебез сөйләшкәндә мин аңа “Син нәрсә язганыңны аңлыйсыңмы?”, дигән сорау биргән идем. Ул “Юк, аңламыйм”, дигән иде. Еллар узу Казанда яңа күргәзмәдә дә очрашырга насыйп булды. Башка шәһәрләрдә яшәүче каллиграфлар турында да беләм. 2 ел элек Мәскәүдә узган зур халыкара күргәзмәдә дә яңа исемнәр ачтым. Россиядән генә түгел, Советлар Союзы таркалудан барлыкка килгән яңа дәүләтләрдән чыккан зур исемнәр дә безгә таныш”, - диде Абдул Рәшид Батт.

Пакистан каллиграфы үзенең Казан укучылары турында әйтте. “Мин Владимир Поповны үземнең укучым дип саныйм. Шулар арасында әле яныбызда утыра торган Гөлназ Исмәгыйлева дә бар. Ул төрле техникаларны оста башкара. Алтын буяулар өстәлгән рәсемнәр ясау – ул борынгы сәнгать. Аны бик сирәк осталар гына башкара ала. Һәм мин Гөлназны да үземнең укучым дип саныйм. Әле ул Россиядә зур каллиграф буларак танылачак. Алдагы көннәрдә күргәзмә кысаларында безнең мастер-класслар узачак. Әлеге дәресләрдән соң минем Казанда укучыларым саны артачак”, - диде Абдул Рәшид Батт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100