news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сергеева Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе булды

Моңа кадәр ул РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын биләгән иде

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 2015 елның 1 гыйнварыннан  Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсенә Гөлнара Сергеева җитәкчелек итә. Моңа кадәр ул РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын биләгән иде. Үз чиратында, әлеге структура башлыгы вазифасын башкаручы итеп Максим Скирда билгеләнде.

Гөлнара Сергеева "Татар-информ" агентлыгына билгеләп узганча, аның яңа эшчәнлеге даирәсенә федераль милекне исәпкә алу, аны яклау һәм башка мәсьәләләр керә. Аерым алганда, су, урман объектларына кагылышлы кискен мәсьәләләр бар. Хәзерге вакытта ул документлар өйрәнә, яңа өлкә белән таныша.

Шуны да билгеләп үтик:  Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсенең элеккеге җитәкчесе Елена Паткина  әлеге агентлыкның Мәскәү өлкәсендәге территориаль идарәсен җитәкләде.

Белешмә өчен. Гөлнара Сергеева 1960 елның 5 июнендә Татар АССРның Биектау районы Дөбьяз авылында дөньяга килгән. Юрист белгечлеге буенча КДУны кызыл дипломга тәмамлаган. Төрле елларда Казан шәһәрендә адвокатлар бюросы мөдире, "Сергеева и партнеры" адвокатлар коллегиясе рәисе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры булып эшләгән. Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2004-2008), Россия Дәүләт Думасы депутаты (2007-2011) булган. Татарстан Республикасының атказанган юристы, Россия Федерациясенең атказанган юристы.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100