news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сабирова "Сөембикә" журналының үсеш концепциясе төзеләчәген әйтте

“Сөембикә”не татар хатын-кызларын берләштерә торган дәрәҗәдә эшлисе килә, ди баш мөхәррир.

Гөлнара Сабирова "Сөембикә" журналының үсеш концепциясе төзеләчәген әйтте
Салават Камалетдинов

 (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Сөембикә" журналының яңа баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, журналга күбрәк укучы җәлеп итү йөзеннән, үсеш юнәлешләрен билгеләгән концепция төзеләсен әйтте. Intertat.tatar электрон газетасына биргән интервьюсында ул: "Коллектив белән сөйләшеп, аларның фикерләрен беләсем килә. Һәм әлбәттә, минем үземнең дә фикерләрем бар. Бөтен фикерләрне, планнарны бергә туплап, ниндидер концепция төзеп, аны тарату, үстерүне хәл итеп бетерербез", - диде.

“Сөембикә” - кызыклы журнал, аны бөтен татар хатын-кызлары укый алырлык, аңлый торган, татар хатын-кызларын берләштерә торган дәрәҗәдә, бик аска да төшмичә, артык югарыга да менмичә, бер урта яссылыкны табып эшлисе килә. Биредә көчле коллектив, ул ныклы, формалашкан, дистә еллар дәвамында шул эштә эшләгән һәм журналга тугры булган кешеләр коллективы. Андый кешеләр белән эшләү үзе бер дәрәҗә һәм җаваплылык, чөнки алар күп әйберне синнән дә,,миннән дә күбрәк беләләр һәм ничек дөрес икәнлеген чамалыйлар", - дип аңлатты Сабирова.

«Сөембикә»нең сайты бүген бик актив эшләүче сайтлар рәтендә, аны тагын да киңрәк җәелдерәсе килә. «Сөембикә»нең өстенлеге шунда – бездә хатын-кызлар өчен башка татарча журнал юк, ә авылда яшәүче кешеләр «Космополитан» укымаячак. Алар өчен хатын-кыз проблемаларын аңларлык, хатын-кызны борчыган ниндидер сораулар турында сөйләшерлек мәйдан ул - «Сөембикә» булырга тиеш, дип саныйм мин. Шуңа омтыласы иде", - дип, планнарын уртаклашты Гөлнара Сабирова.

Баш мөхәррир "Сөембикә" журналына ир-ат авторларны да җәлеп итәчәген әйтте. Хатын-кыз проблемасына ир-атларның карашын белү мөһим, дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100