news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Ул 2014 елдан “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире булып эшли.

Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). “Сөембикә” журналына баш редактор итеп Гөлнара Сабирова билгеләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Яңа баш редактор ике басманың да баш редакторы вазифаларын башкарачак.

Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Күңелле атна”, “Кәеф ничек” һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында - матбугат секретаре, “Барс Меда” ширкәтендә - департамент директоры, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә  - милли матбугат департаменты җитәкчесе, 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

2014 елдан “Шәһри Казан” газетасының баш редакторы.

2015 елда - Министрлар Кабинетының, 2015 елда - Дәүләт Советы рәисенең, 2017 елда “ТАТМЕДА” акционерлык җәмгыятенең Мактау хатлары белән бүләкләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100