news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлнара Сәмитова–Галкина “Россия чакыруы” җиңел атлетика турнирында катнаша

12 июньдә Строгинодагы “Янтарь” стадионында “Россия чакыруы” дип исемләнгән 7 нче Халыкара җиңел атлетика турниры уза

(Казан, 10 июнь, “Татар–информ”). 12 июньдә Строгинодагы “Янтарь” стадионында “Россия чакыруы” дип исемләнгән 7 нче Халыкара җиңел атлетика турниры уза.
Быел турнир янә дуэльләр форматында үтәчәк. Анда Чаллы җиңел атлеты, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова–Галкина (каршылыклар аша 3000 метрга йөгерү), Кения спортчысы Нэнси Лагат (1500 метр) һәм Ямайкадан Мелани Уокер (барьерлар аша 400 метрга йөгерү) катнаша. Лагат һәм Сәмитова–Галкина Кения спортчысы дистанциясендә үзара ярышса, Уокерның көндәше россияле Ирина Обедина булачак.
Моннан тыш, 200 метрга йөгерүдә Пекинда узган Олимпиадада алтын медаль яулаган Россия эстафета командасының барлык катнашучылары (Евгения Полякова, Александра Федорива, Юлия Гущина һәм Юлия Чермошанская) старт алачак, дип хәбәр итә “Вест спорт”.
Ярышлар “Берлинга!” дигән спорт шигаре астында уза. 15–23 август көннәрендә Берлинда дөнья чемпионаты үтәчәк, дип хәбәр итә турнирның матбугат хезмәте.




news_right_1
news_right_2
news_bot