news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова Татарстан архив хезмәтенең иң зур чарасын атады

Бүген иң зур чараларның берсе – Татарстанның бөтен архив фондын цифрлаштыру, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова Татарстан архив хезмәтенең иң зур чарасын атады
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Республика архив хезмәтенең хәзерге вакыттагы иң зур чарасын атады. “Бүген иң зур чараларның берсе – Татарстанның бөтен архив фондын цифрлаштыру”, - диде ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Гөлнара Габдрахманова архив хезмәтенең эшчәнлеге турында сөйләде. “Республиканың архив хезмәте документ эшләре буенча үз эшчәнлеген һәм функционалын 15 ноябрьдә башлады. Шул ук көнне дә, шул көнгә кадәр дә бездә бик күп төрле чаралар үткәрелгән иде. Мәсәлән, муниципаль берәмлекләрдәге мәктәпләрдә инде хәзерге вакытта ук класс сәгатьләре бара. Анда безнең архивчылар гомумән архив эшләре турында сөйлиләр.

Шулай ук архивның 100 еллыгына эшләнгән эшләрне күрсәтүче күргәзмәләр һәм төрле чаралар оештырыла. Чаралар бездә чыннан да бик күп һәм хәзерге вакытта иң зурларының берсе – ул Татарстан Республикасының бөтен архив фондын цифрлаштыру. Бу эшләр хәзерге вакытта ТР дәүләт архивы һәм АйСиЭм мәйданнарында гамәлгә ашырыла”, - диде ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100