news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова эшен туктаткан оешмалар архивка документлар тапшырмавын әйтте

«Ликвидацияләнгән оешмаларның шәхси составы турында документлар сакланышы — архив өчен мөһим бурыч», — диде ул.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ликвидацияләнгән, ягъни эшчәнлеген туктаткан оешмалар архивларга шәхси состав турында документлар тапшырмый. ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова коллегия утырышындагы чыгышында әнә шул проблемага тукталды.

«Ликвидацияләнгән оешмаларның шәхси составы турында документлар сакланышы — архив өчен мөһим бурыч», — диде комитет рәисе. Статистика буенча, республикада 2019 елның 1 ноябренә, ликвидацияләү сәбәпле, 24 мең 701 юридик зат эшчәнлеген туктаткан, шуның 6 мең 348е бөлгенлек сәбәбе белән.

«Ел саен архивларга уртача нибары 257 ликвидацияләнгән оешмалардан документлар тапшырыла. Ә шәхси состав буенча барлык оешмалар документларын тапшырырга тиеш. Шуңа күрә 97 мең запросның 74 меңе генә уңай канәгатьләндерелә. Калганнарга «документлар тапшырылмады» дип җавап бирергә мәҗбүрбез. Бу җитәкчеләр архивка документлар тапшырмавы аркасында шулай килеп чыга», — ди Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге хокукый нормалар оешманың эше туктатылуын архивка документлар тапшырылуын тикшермичә дә теркәргә мөмкинлек бирә. Моңа бәйле рәвештә, дәүләт комитеты федераль законнарга төзәтмәләр кертү инициативасы белән чыккан.

«Архивлар документаль тарихи мирасны саклап калуда гына түгел, гражданнарның социаль хокукларын тәэмин итүдә дә зур роль уйный. Ликвидацияләнгән оешмаларда стаж, хезмәт хакы турында архивлар тарафыннан бирелә торган белешмәләр пенсия билгеләү өчен нигез булып тора. Ел саен республика архивларына 197 меңләп социаль-хокукый характердагы запрослар килеп ирешә», — диде комитет җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, 2019 елда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татаьяна Голикованың пенсияне яңадан исәпләү турында фәрманын үтәү кысаларында, тагын 466 мең запрос килеп ирешергә тиеш дип фаразланган. «РФ Пенсия фонды белән вакытында эшләү нәтиҗәсендә, түләү эшләре кимеде. Нәтиҗәдә, пенсияне яңадан исәпләү буенча 11 мең 137 запрос килде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100