news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты

Росреестр архивы өчен төзелгән һәм заманча җиһазландырылган бина Дәүләт архивына бушлай тапшырылган.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова журналистларга Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты.

«Берничә ел элек Росреестрның архив документларын саклау өчен Столбище авылында махсус бина төзү турында карар кабул ителде. Анда ведомствоның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләр сакланырга тиеш иде», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова яңа бинаның төзелү тарихын.

Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, бина төзелгәннән соң, Россия Хөкүмәте Росреестр архивын Казан янына күчерү планыннан баш тарткан, һәм заманча җиһазландырылган бинаны куллану мәсьәләсе килеп туган.

Җиткерелгән бинада кәгазь документлар саклау өчен бөтен заманча шартлар тудырылган. Анда заманча янгын сүндерү системасы, бүлмәләрне җилләтү, тиешле дымлылыкны саклау системасы булдырылган. Документларны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе хакимияте белән килештереп, яңа бинаны республикага бушлай калдыруга иреште. Шуннан соң Рөстәм Нургалиевич бинаны Дәүләт архивына тапшырырга карар кылды, чөнки архивлар 120-150 процентка тулган иде. Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда документлар хәтта подвалларда саклана. Җитмәсә, безнең Кремль урамындагы бина авария хәлендә», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Яңа бинаның мәйданы 23,6 мең квадрат метр, ә моңарчы Дәүләт архивының бөтен мәйданы 16 мең квадрат метрны тәшкил иткән. «Столбищеда төзелгән яңа бинаның территориясе зур, анда йөк машиналары белән иркен керергә була. Хезмәт урынына кагылышлы нормативларны бозмыйча, 150 хезмәткәрне урнаштыра алабыз», — диде Гөлнара Габдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100