news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова: Ата-аналар балаларга эш дәфтәрен сатып алырга тиеш түгел

"Эш дәфтәре - дәреслек түгел", - ди Татарстанның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). “Мәктәп администрациясе ата-аналарны балаларга эш дәфтәре сатып алырга мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Ул дәреслек түгел, аларны дәрестә куллану мәҗбүри түгел. Әгәр укытучы эш дәфтәре файдалануны программага кертсә, директор моны раслап, аларны сатып алырга тиеш. Әгәр моңа мөмкинлеге булмаса, ул ата-аналарны мәҗбүр итә алмый”,  - диде “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, департаментка мәктәп укучыларының әти-әниләреннән шикаятьләр килә: алар эш дәфтәрләре сатып алырга мәҗбүр итүләренә зарлана. Яңа уку елы башланыр алдыннан бу мәсьәлә тагын актуальләшә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100