news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова: Архив Столбищега күчкәч, уку залы 8 Март урамында да калачак

Киләчәктә кулланучыларга архив документларының оригиналы урынына электрон күчермәсе биреләчәк.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивы Столбище авылына күчкәч, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәк.

Дәүләт архивының Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда сакланган фондлары 10 декабрьгә кадәр Столбище авылындагы яңа бинага күчереләчәк. Шул ук вакытта, документларны 8 Март урамындагы уку залыннан сорату мөмкинлеге сакланачак. Бу турыда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Документларның кайда саклануы хәзер бөтенләй мөһим түгел. Без болай да документларның оригиналларын кулга бирмәскә тырышабыз, чөнки алар бик тиз таушала. Аеруча кыйммәтле документларның йөз проценты, ә еш соралган документларның 74 проценты цифрлаштырылган», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Гомуми фонд белән чагыштырып караганда, цифрлаштырылган документларның өлеше зур түгел. Архивта сакланырга тиешле, ләкин киштәдән чыкмаган кәгазьләр дә бик күп икән. Гөлнара Габдрахманова аларның беркайчан да цифрлаштырылмаячагын белдерде.

Уку залыннан кабул ителгән бөтен мөрәҗәгать башта Бердәм мәгълүмати системага кертелә. Әгәр соралган документның электрон күчермәсе булса, ул шундук сораучыга тапшырылачак. Электрон вариантта булмаса, архив хезмәткәре аны цифрлаштырып бирәчәк.

Киләчәктә архив фондыннан уку залына кәгазьләр ташу бетәчәк. Димәк, эзләүче өчен документның кайда саклануы мөһим булмаячак. Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, бүгенге көндә борынгы кәгазьләрне саклау өчен тиешле шартлар булдыру күпкә мөһимрәк. Шул максаттан архив фондлары яңа бинага күчерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100