Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлдания Хәйруллина ире, композитор Рөстәм Хәйруллин җырларыннан истәлек китабы әзерли
Китапка ноталары белән бергә йөзләп җыр керәчәк.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина мәрхүм ире, композитор, популяр җырлар авторы Рөстәм Хәйруллинның җырларыннан китап чыгара. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйтте.
“Эшләрем күп, аның өчен дә, үзем өчен дә эшлисем бар. Мин аның исемен дә яшәтергә тиеш, - ди Гөлдания Хәйруллина. - Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. 100гә якын җыры кергән китабын әзерләп бетереп киләм. Китап ноталары белән бергә җыр текстларыннан һәм истәлекләрдән туплана”.
Татарстанның атказнган артисты Гөлдания Хәйруллин китап чыгаруның бик авыр хезмәт булуын әйтә. Шулай да көзгә китапны чыгарып җиткерергә җыена, җырчылар белән бергә аның презентациясен үткәрергә хыяллана.
Көзгә композитор Рөстәм Хәйруллинның вафатына җиде ел була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз