news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлчәчәк Нәҗипова: “Төп максатыбыз — Тукай музее аша милләтебезнең рухи байлыгын башкаларга да күрсәтү”

Гөлчәчәк Нәҗипова: “Төп максатыбыз — Тукай музее аша милләтебезнең рухи байлыгын башкаларга да күрсәтү”

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Тукай музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан “Музей сәхифәләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәм кичәсенә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Лилия Саттарова, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, галимнәр, шагыйрьләр, язучылар һәм күпсанлы кунаклар килгән иде.

Кичәнең беренче өлеше реэкспозиция тәкъдир итү чарасыннан башланып китте. Үзгәртүләр һәм тулыландырулар нәтиҗәсендә музей яңарыш кичергән: бүген анда экспозиция 4 залга бүленеп урнашкан. Һәр залда Тукайның шәхес һәм шагыйрь булып җитлегү чорлары тасвирлана.

“Шагыйрьнең балачагы” залы кечкенә Апушның ятимлек елларында кичергән авырлыклары турында сөйли. Икенче зал Тукай тормышында тирән эз калдырган Җыек (Уральски) һәм Казан чорларына багышланган. “Тукай — бүгенге көннәрдә” залында исә шагыйрьнең иҗаты хәзер дә сәхнәдә икәнлекне күрсәтү максатыннан, сәхнә интерьеры булдырылып, анда Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан сәхнә костюмнары, афишалар, фотолар куелган. Бу залда шулай ук З.Гыймаев, Н.Әлмиев, Р.Вахитов, И.Зарипов, В.Куделькин кебек танылган рәссамнарның Тукай темасы белән бәйле картиналары, күренекле шагыйрьләрнең һәм әдипләрнең Тукай турында язган фикерләре залны тагын да баеткан.

Биредә шулай ук Г.Тукайның реставрацияләнгән шәхси әйберләрен — юл кәрзинен, бәрхет түбәтәен, көмеш җиң каптырмаларын, апасы Газизәгә бүләк иткән фаянстан эшләнгән тартмачыгын, металлдан коелган карандаш савытын да күрергә була.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән аның урынбасары Римма Ратникова музей хезмәткәрләрен олы юбилейлары белән тәбрикләп, аларга юлланган Рәхмәт хатын укып ирештерде.

“Халкыбызның бөек шагыйре тормышы һәм иҗат юлын казанлыларга, башкалабыз кунакларына ирештерүдә; аның әсәрләрен һәм хезмәтләрен фәнни өйрәнүдә нәтиҗәле эшләвегез өчен, барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Казанда Тукайга багышланган музейның 20 ел эшләве дәверендә Сез бу бөеклекне дөньяга танытуда зур хезмәт куйдыгыз. Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар юлдаш булсын”, - диелә анда.

Мәдәният министрылыгының бүлек мөдире Лилия Саттарова ТР Премьер-министры урынбасары — Мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменнән чыгыш ясап, министрлыкның тәбрикләвен укып ишеттерде. Ул шулай ук Мәдәният министрлыгының “Музей эше өлкәсендә нәтиҗәле эше өчен” дигән Мактау грамоталарын ияләренә — музей директоры Рәмис Аймәткә, музейның өлкән фәнни хезмәткәрләре Зөлфия Якуповага, Резедә Нәгыймуллинага тапшырды. Моннан тыш, ул Мәдәният министрлыгы исеменнән юбиляр музейга рәссам Илдар Зариповның шагыйрь иҗаты йогынтысында ясалган картинасын тапшырды.

ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да музей хезмәткәрләре адресына котлау сүзләрен юллап: “Эшлисе эшләр күп әле. Төп максатыбыз — Тукай музее аша милләтебезнең рухи байлыгын башкаларга да күрсәтү”, - дип билгеләп үтте. Һәм музей хезмәткәрләренә Милли музейның Мактау грамоталарын тапшырды. Рәхмәт хатын шулай ук ТР Язучылар берлеге исеменнән Илфак Ибраһимов та тапшырды

Кичәдә котлаулар күп яңгырады. Ш.Монасыйпов җитәкчелегендәге кыллы квартет, А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле, Камал театры артистлары чыгышлары бүгенге кичәне тагын да ямьләндерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot