news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлчәчәк Нәҗипова: “Мәктәптә һәм музейда узган дәрес – икесе ике әйбер”

Белгечләр мәктәп һәм музейларның үзара элемтәдә эшләргә тиешлегенә басым ясый

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәктәпләрдә билгеле бер фәннәр музей һәм театрлар белән үзара хезмәттәшлектән башка укытылырга тиеш түгел. Бүген әлеге фикергә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Музейлар – белем бирү территориясе” темасына уздырылган матбугат конференциясендә басым ясалды.

Матбугат очрашуында ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Казанның 93 нче гимназия директоры Ирина Александровская, Яшел Үзәннең А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы санлы лицее директоры Валентина Кибец катнашты.

Бүген Казанда “Музей – белем бирү территориясе” Республикакүләм фәнни-гамәли конференция ачылды. 21-28 октябрь көннәрендә Татарстанның Милли музеенда конференция кысаларында “түгәрәк өстәл” утырышлары, мастер-класслар, интерактив дәресләр һәм башка төрле чаралар узачак.

Гөлчәчәк Нәҗипова элегрәк мәктәп һәм музейларның аң-белем тарату учаклары буларак пәйда булуын билгеләп узды. “Үзгәртеп кору чорында, 10 ел дәвамында музей тәрбиясеннән мәхрүм калган гражданнарыбызны югалтуыбыз бик аяныч. Хәзер музейларга җайга салынган мөнәсәбәтләр системасында эшләүне торгызырга кирәк. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар булу зарур”, - дип белдерде музей җитәкчесе. Аның фикеренчә, укучылар музейда экспозицияләр аша белемен баета ала. Гөлчәчәк Нәҗипова музей эшчәнлегенең бер урында гына таптанып тормыйча, һәрвакыт үсештә булуын билгеләп үтте. Элек музейга килүчеләр өчен лекция һәм экскурсияләр генә оештырылса, хәзер викторина, бәйрәм, акцияләр үткәрелә.

Шуны билгеләп узарга кирәк: 2015 нче ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителгән, моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Моңа бәйле рәвештә, ТР Милли музее мәктәпләр өчен махсус программалар әзерләгән. Быел республиканың көнчыгыш районнарына берничә сәфәр оештырылган. Киләсе елда музейның районнарга һәм, аерым алганда, мәктәпләргә даими рәвештә сәфәрләр оештырылачак.

“Республикада 400 меңгә якын укучы бар, аларның 60 меңгә якынының гына ТР Милли музеена килгәне бар. Татарстан тарихын өйрәнгәндә, Милли музейга, һичшиксез, килергә кирәк, чөнки биредә республика тарихы һәм мәдәнияте гәүдәләндерелгән. РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның һәр укучы музейда, ким дигәндә, ике дәрес укырга тиеш, дигән фикере белән килешәм. Мәктәптә һәм музейда узган дәрес – икесе ике әйбер. Музей һәм мәктәпләр – укучыларның белем бирү процессын тәшкил иткән нигезләр”, - дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.

Валентина Кибец күп кенә укытучыларның балаларны имтиханнарга әзерләү белән мәшгуль булып, аларның рухи дөньясын үстерүне бөтенләй кайгыртмавын ассызыклады. “Балалар музейга баргач, аларга 1812 нче елгы сугыш тарихы чит-ят тоелмый. Аларның күзләрендә кызыксыну очкыннары күренә. Укучылар төрле иҗади эшләргә тотына, конкурсларда катнаша башлый”, - дип белдерде лицей директоры.

Аның фикерләрен Ирина Александровская да хуплады. “Балаларын музейга йөртүне кирәк санамаган, моның әһәмиятен аңламаган ата-аналар, бәлки, матди яктан бай булсалар да, рухи яктан бик ярлы. XXI гасырда музейлардагы хәзинәләрне белми яшәгән кешеләр булуы – куркыныч күренеш”, - дип билгеләп үтте гимназия директоры. Ул музей һәм мәктәпләрнең үзара элемтәдә эшләргә тиешлегенә басым ясады. “Тарих, рәсем сәнгате яки музыка укытучысы бары тик дәреслек һәм интерактив җиһазны гына кулланып, музейсыз ничек эшли ала? Укучы үзе экспонатларныүз күзләре белән күрергә тиеш”, - дип ассызыклады Ирина Александровская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100