news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде

Шул хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Гөлчәчәк Хәмәдинуровага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гөлчәчәк Хәмәдинуровага театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге мәгълүмат Г.Камал театрының «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыккан.

Шул хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Гөлчәчәкне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100